ҖАРИЯ и. гар. Хәрәм йортында яшәүче яшь тол хатын-кыз, кәнизәк. Аның тирәсендә – кунак сыйлаучы җарияләр, сарай хадимнәре. Ф.Бурнаш. Кыз, чыннан да, чибәр иде. Озын муены, яшь болан шикелле нәфис гәүдәсе әллә нинди затлы җарияләрне хәтерләтә иде. Мирас. Бу ике кыз җарияне сакларга, ул кая барса да, гел аның белән булырга тиешләр иде. Казан утлары |