ҖАР и. 1) Бар халыкка ишетелерлек итеп игълан ителгән хәбәр, өндәмә, чакыру. Зур князьдән килгән илчеләр артыннан тагын бер «җар» яздырырга кирәк. А.Таһиров

2) фольк. Балаларның кояшка, яңгырга, болытка һ.б. табигать күренешләренә карата такмаклап әйтә торган теләк, үтенечтән гыйбарәт җыр жанры. Яңгырга карата түбәндәге җар әйтелгән: «Яңгыр яу, яу, майлы ботка бирермен, тәти кашык бирермен, Майлы ботка казанда, тәти кашык базарда!» Такмак

Җар салу Бөтен халыкка ишетелерлек итеп хәбәр итү, игълан итү. «Гаделлек бу түгел!» – дип җар салыйммы? Котб. Дусты – юлбашчысы үтерелгәч тә, аның давын даулап, аның максатларын яклап, бу әсәре белән тарихка, мәңгелеккә җар салып калдырган. М.Гайнетдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә