ҖАП- кис. «Җ» авазына башланган «җайлы» сыйфатына ялганып һәм басымны да үзенә алып, артыклык дәрәҗәсе ясый торган индивидуаль алкисәкчә. Ике кат укып чыксаң, хәтердә кала, җап-җайлы әсәрләр бит. Ф.Яруллин. Ә болай җап-җайлы килеп чыкты. Ә.Баян