ҖАНЫЙ и. 1) к. җанаш. Китә җаныем, китә җаныем, Китә җаныем Донбасска... Җыр. Ничек диелә әле халык җырында: «Сөяр булсаң, сөймә, җаный, үзеңнән түбәннәрне!» М.Маликова

2) Кешегә карата дусларча яки нәрсәгә дә булса үз итеп әйтелгән эндәшү сүзе. Минем тиле йөрәк тагын «дөп-дөп...» Ә юк, дөпелдәмә кирәкмәскә, йөрәк җаный, ишектә гүпчи Габсаттар абзаң түгел, ишектә аның кызы, минем Биби-Газзәм. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә