ҖАН-ТӘН җый. и. Кешенең булган бөтен барлыгы, рухы һәм тәне. Юк, аның бөтен җаны-тәне моңа каршы тора, болай үлүне аның акылы сыйдыра алмый иде. Г.Бәширов. Укытучылары һәм баянчылары да – шул ук факультетны тәмамлаган, үзешчән сәнгатькә җанын-тәнен биргән, гомерен багышлаган Радик Нотфуллин. Т.Галиуллин ◊ Җан-тән белән 1) Бөтен барлыгы белән. Элеп киптергәндәй корышып беткән, тешсез, холыксыз тиле-миле Кортка бикәне Исәнтәй җаны-тәне белән яратмады. Н.Фәттах. --- егет аңа яратып карады, моны Зәйтүнә җаны-тәне белән сизде. М.Хәбибуллин. Сәгыйть Сүнчәләй җаны-тәне белән яңа идеологиягә турылыклы булуын эш белән расларга тырыша. Мәдәни җомга; 2) Чын йөрәктән, бирелеп, ихластан. Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. Г.Тукай. Бик яхшы урта мәктәп ачыла икән, мин моңа җаным-тәнем белән шатланам. Ф.Хөсни. Әйе, ул гади карак кына түгел, ул – фанатик, ат хайванын җаны-тәне белән яратучы кеше. Ә.Еники |