ҖАНСЫЗЛАНУ ф. 1) Яшәүдән, тереклек итүдән туктау. Яусаңчы бер, яу, яңгыр! Шаулап торган урманнар Ямьсезләнгән, корганнар, Җансызланган, үлгәннәр. Яу, яу, димен, яу, яңгыр. С.Рәмиев

2) күч. Тынып калу, хәрәкәтсез калу. Дала бермәлгә җансызланды

3) Сүлпәнләнү, әкренәю, пассивлану (эш-хәл, тормыш агышы турында). Анда тормыш җансызланган

4) күч. Төссезләнү, сүнү. Кызның кайчандыр янып торган күзләре җансызланганнар

Җансызлана бару Җансызлыгы акрынлап арту, көчәя бару

Җансызланып калу Ниндидер бер сәбәптән, вакыттан соң җансыз хәлгә килү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә