ҖАНСЫЗ с. 1. 1) Тере түгел, вафат булган, үлгән, үле. Тагы берничә кеше булышып, җансыз гәүдәне өйгә таба күтәреп алып киттеләр. К.Тинчурин. Без килеп җиткәндә, ләкләк җансыз, җирне кочкандай канатларын җәеп, хәрәкәтсез ята иде инде. Ә.Гаффар. Әнисе ияр өстенә аркылы яткан, чәчләре асылынып төшкән, ике кулы, ат тилпенгән уңайга җансыз нәрсәдәй атына иде. Г.Бәширов 2) Тере булмаган; җаны юк, тереклек дөньясына карамаган. Ул аның калфак астында чем-кара сачының кара урмандагы җансыз күл кеби томрап торуыны карарга тотынды. Г.Исхакый. Бары тик радиалгычның яшел күзе генә аңа текәлгән, һәм шул җансыз күз, яшь койгандай, бер киңәя, бер кысыла иде. М.Маликова. Чебиләр, пипелдәшеп, аның артыннан йөгерә, туктагач, сөенешеп, кабат тупка сыеналар икән... Тик ул җансыз тупта нинди җылы тапты икән наныкайлар?! Казан утлары 3) Тереклек иясе булмаган, тереклек яшәмәгән, бернинди җан иясе дә очрамый торган. Сицилиядәге Үлем күле иң «җансыз» күл санала: аның яр буйларында һичбер үлән заты, суында бернинди тереклек юк. Димәк, аның исеме җисеменә туры килә. А.Муранов 4) күч. Рухсыз, тонык, сүрән. [Миңнулла] Җансыз күзләрен кара, җимерек идәнгә күңелсез генә текәп, бишмәтенә төренә-төренә, туңган шикелле калтыранып, [сүзен] дәвам итте. А.Шамов. Гыйззәтуллин инде күзләрен өметсезлек белән бушлыкка терәгән, --- аның күзләре – җансыз пыяла. М.Мәһдиев. Миңнегол тагын да ваемсыз, тагын да җансыз суык тавыш белән, матәм телеграммаларын тапшыра тора. А.Гыйләҗев 5) күч. Мәрхәмәтсез, каты бәгырьле, кызгана белми торган. Ямьсез, салкын, җансыз пароход, сыкрап елагандай, өч кабат кычкыртты да дустым Касыймны алып та китте. Х.Сарьян. Наилә, Нәҗип янына килеп баскач, дулкын-дулкын озын чәчен өскә чөйде һәм коры, җансыз тавыш белән сүзгә кереште. А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. 1) Хәрәкәтсез, үлгән хәлдә. Мостовойда җансыз яткан бу егетнең йөзе Сөләйманга таныш төсле тоелды. К.Тинчурин 2) Хәрәкәт булмаган, туктап калган. Тайга белән сахра кул биреште, Җансыз яткан дала җанланды. Ә.Ерикәй. Су буе шәп-шәрә. Елга үзәне, кибеп, җансыз булып караеп ята. М.Галәү ◊ Җансыз атка менү Үлеп, җеназаң күтәрелү, табутта яту. Үлем бирде җавапны буйлә картка: Адәмне менгезәмен җансыз атка. Г.Исхакый. Җансыз мал Терлектән башка булган байлык (кыйммәтле ташлар, акча, алтын җиһаз, йорт-җир һ.б.). Җансыз тынлык Тулы тынлык, бернинди тавыш, хәрәкәт булмау хәле. Бөтен тирә-якта сәер, ят бушлык һәм җансыз тынлык хөкем сөрә. Ә.Еники |