ҖАНСАКЧЫ и. Югары дәрәҗәле кешенең (мәс. патшаның, түрәнең, бизнесменның һ.б.ш.ның) иминлеген саклап, аны озатып, аның белән бергә йөрүче кеше, шәхси сакчы; тән сакчысы; русчасы: телохранитель. Ләкин аны каяндыр килеп чыккан җансакчысы туктатты: – Кирәкмәс, әмирем! М.Мәһдиев. – Ташбулат, җансакчы буласың киләме? – дип сорады хан малайдан. Р.Батулла. Көймәгә Сөембикә берүзе төште, җансакчыларына иярмәскә кушты. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә