ҖАНЛЫЛЫК и. 1) Тере (исән) булу; җаны булу. Бармак, тамыр өзелүдән, иң күбесендә, алты сәгатьтән соң җанлылык төсен югалта башларга тиеш иде. Г.Камал. --- монда ул – җансыз әйбергә җанлылык үзенчәлеген китереп кушкан. Х.Курбатов

2) Актив эшчәнлек, үсеш, хәрәкәт. Әле бик иртә булуга карамастан, һәр җирдә җанлылык хөкем сөрә иде. Р.Мирхәйдәров. --- яңарыш бигрәк тә 1905–1907 еллардагы инкыйлаб шартлары җирлегендә, татар тормышындагы җанлылык һәм үзгәрешләр нәтиҗәсендә бигрәк тә ачык төс ала. А.Әхмәдуллин

3) Шау-шулы хәрәкәт, ыгы-зыгы, җанланыш. Бүген безнең өй эчендә аерым рәвештә җанлылык бара, мине гадәттәгедән артык иркәлиләр, сыйпыйлар, мөмкин кадәр хөрмәт итәләр иде. М.Гафури. Палубада куанычлы бер җанлылык иде. Ә.Еники. Кибет каршында сирәк була торган җанлылык иде. Р.Мөхәммәдиев

4) Табигыйлек, чын тормыштагыча булу хәле. Кая карама анда җанлылык сизелә. Һәм рәссамның шулай реалистик планда тасвирлавы безне әнә шул дөньяга алып керә... К.Нәфыйков. Кави Нәҗми әсәрләренә хәрәкәт тизлеге, җанлылык, конкретлык, образлылык хас иде. Казан утлары. Бу мисаллардагы «тамак эшенә керешү», «бөгә башлау» кебек гади сөйләм элементлары сөйләмгә җанлылык өстиләр. Мәдәни җомга

5) Үзеннән алдагы сүз белән бергә шул сүз белдергән сыйфатка ия булуны аңлата. Илгәзәк табигатьле, якты чырайлы бу хәрәкәтчән чандыр гәүдәле кеше [Сәид Вахиди] чын зур галимнәрнең олы җанлылыгына, юмартлыгына ия иде. М.Госманов. Язучы фикерләвендә татарның ат җанлылыгы, ат дөньясы шулкадәр тулы чагыла ки, кешенең үзенә, үз тәне, үз хәяты белән бәйле төшенчә, күренешләр кебек үк, аның хисләрен тулыландыра, бизи. И.Низамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә