ҖАНЛЫ с. 1. 1) Җаны булган, тере, исән. Аннан соң «институт» – үзе бер абстракт төшенчә, оешманың кабул ителгән атамасы булса, аның эчтәлеген җанлы, канлы, нинди генә акыллы яисә ахмак булса да, бу фани дөньяда бер генә тапкыр яши торган кешеләр билгели. Т.Галиуллин. Маш миңа һәрвакыт җанлы, алай гына да түгел, олы җанлы, миһербанлы, тылсымлы, бөек бер шәхес булып тоелды. М.Мәһдиев 3) Көчле тәэсир итә, уй-фикер уята торган. Без шагыйрьләрдән менә шул идеяләребез өчен булган көрәштә аерым бер хезмәтне үти ала торган җанлы шигырьләр сорыйбыз. Һ.Такташ. Гомәрне кыстау, аның ашау-эчүе турында сорашу белән җанлы сөйләшү башланды. Ә.Еники 4) Чын; табигый. Алар [китаплар] белән бергә бабайларның уй-фикерләре, шатлык һәм моңнары, зирәк тәҗрибәсе һәм кайгы-хәсрәтләре дә мәңгегә югала. Бабайларның җанлы авазларын, «тере сүзләрен» болай югалту гаять аяныч, әлбәттә. М.Усманов. Әдипнең җанлы сүзе, кәлимәсе, үткен гыйбарәсе --- укучының йөрәгенә, китап сүзенә караганда, тизрәк барып җитә. Т.Галиуллин. Ботаника бакчаларында сирәк очрый торган үсемлекләрнең җанлы коллекцияләре булдырыла. Биология 5) Тасвирлы, образлы, чынбарлыкка туры килгән, тормышчан. Шагыйрь тарихи, ярым легендар Сөембикәнең кешелекле, тормышчан, җанлы образын тудыруга ирешкән. Т.Галиуллин. Утыз сигез яшьлек автор --- метафора белән юмористик фикерләүгә таянып, сәхнәгә җанлы типларны, авыр сугыш шартларында үзләре булып кала алган яшьләрне күтәрә. Идел 6) Кайбер исемнәрдән соң килеп, шул исем белән аталган әйберне яратуын белдерә. Җылы күңелле, бала җанлы ана үзе булмагач, әйберләре күзгә күренми, өй эче ташлап чыккан өй кебек күңелсез. Ф.Хөсни. [Тәбриз Мөбарәков] Әдәбиятны бик ярата, белә торган татар җанлы, сәләтле укытучы үзе. Т.Галиуллин. [Хәсән] Сарьян абый якташ җанлы, милләт җанлы кеше иде. Р.Миңнуллин 7) Үзеннән алдагы сүз белән килеп, шул сүз белдергән сыйфатка ия булуны аңлата. Бары тик бер кеше генә, бары тик уйчан кыз Зәйтүнә генә, шук җанлы Сәфәргалине, ул калдырып киткән «Гөлҗиһан» сабыны белән юынган саен, сагынып искә ала иде. Ф.Хөсни. Лирик җанлы эчкерсез шәхес, талантлы актёр, шигырьгә, гомумән матурлыкка гашыйк иде Котдус ага Кәримов малае. Т.Галиуллин 2. рәв. мәгъ. Чынбарлыктагыча, дөрес итеп, ясалмалылык кертмичә. Шәрәфи картның кызы Газизә, ягымлы кыланышы, уйчан карашлары белән Хәлимәне җанлы гәүдәләндереп, аның исенә төшерә иде. Ш.Камал. Катлаулы булган бу сюжетны композитор Җиһанов музыка телендә зур осталык белән җанлы һәм кызыклы итеп биргән. М.Җәлил ◊ Җанлы боҗра Кешеләр уратып алган киртә, кешеләрдән торган тоткарлык, комачау. Тик тыгыз җанлы боҗра аны кысканнан-кыса бара. Х.Камалов. Җанлы корал Кеше ихтыярына буйсынып хәрәкәт итүче кеше турында. Һәммә эшне солдатлардан яшереп йөрткән, тик аларны җанлы корал итеп тотарга өйрәнгән башлыклар бу юлы да бүген нәрсә буласы хакында ләм-мим сүз әйтмәделәр. М.Гафури. Җанлы көч 1) Кешеләр һәм эш хайваннары; 2) Хәрби берәмлектәге гомуми сугышчы саны. Дивизиябезнең бер полкы --- [дошманның] ут нокталарын барларга, җанлы көчләрен аныкларга приказ алды. Ә.Айдар. Җанлы курчак Бер нәрсә эшләргә дә хокукы булмаган кеше. Шул вакыт Фәхри, кайтып, үзенең гадәтенчә, мине җанлы курчак кебек шаярта башлады. Г.Ибраһимов. Җанлы мал Мал-туар, йорт хайваннары, терлек белән исәпләнгән байлык. Бер төрле кавем иген чәчә, сукалый, тырмалый, җанлы мал көтә, җимешләр җыя һәм гайреләр. Г.Тукай. Җанлы мәет 1) Үләргә хөкем ителгән, үләргә тиешле кеше. [Кара кареталардагы кешеләрнең] Шушы төн эчендә җиргә күмеләчәк җанлы мәетләр булганын сизеп, [солдатлар] алга сикереп чыгардай булдылар. М.Гафури; 2) Үлүгә, бетүгә йөз тоткан күренеш, хәл; 3) Дәртсез, рухы сүнгән, сүлпән кеше. Гүрстандай гамьле авылларда Кыбырдаша җанлы мәетләр. Ш.Бабич. Җанлы мисал Нинди дә булса фикерне, хәлне ачыктан-ачык исбатлый торган факт. Җанлы тарих 1) к. җанлы шаһит. Әби-бабай – җанлы тарих, Җиргә туганнар күптән; Илдә иң-иң кызык хәлләр Алар булганда үткән... Р.Рахмани; 2) Чынбарлыкта, чынында булган хәлләрнең истәлеге, шуны хәтерләткән әйберләр. Сабит Җумакаевич бик саклык белән генә дәфтәр битләрен актара. Дәфтәр түгел, җанлы тарих битләре. Ә.Маликов. Җанлы тел Халыкның сөйләшү теле, гади сөйләш. Җанлы хәсрәт тирг. Имгәк, булдыксыз, бәлале кеше. Җанлы шаһит Булган вакыйганы, хәлне үз күзе белән күргән, шунда катнашкан кеше. Шул ук вакытта без – XX гасырның бәхетсез балалары – халыклар язмышы һәм тарих белән шаяруның, бозуның җанлы шаһитлары. Т.Галиуллин |