ҖАНЛАНЫШ и. 1) Шау-шулы хәрәкәт, ыгы-зыгы. Яңгыр тавышыннан бөтен тирә-як җанланган кебек булды, караңгылык хәрәкәткә килде, бу үзгәреш, җанланыш --- шатлык өсти иде. А.Гыйләҗев. Идарә әгъзалары арасында көлемсерәү җанланышы булып ала. Р.Батулла 2) Берәр нәрсәнең, күренешнең көчле үсүе, зур үсеш алуы, күтәрелеш. Бу дәвер иҗтимагый хәрәкәтендәге җанланыш --- әнә шулай бара. Г.Нигъмәти. Элегрәк туган молекуляр биология, генетика ватаныбыз фәннәре өлкәсендә яңа этәргеч көч һәм җанланыш тапты. К.Гыйззәтов |