ҖАНЛАНУ ф. 1. 1) Җан керү, тереклек сыйфатлары барлыкка килү, исән хәлгә килү. Тархан, ниһаять, җанлану әсәре күрсәтте. Н.Фәттах. [Рәүфә:] Балам җанланган, әни. А.Шамов

2) Тернәкләнү, хәрәкәткә килү. Маллар, адәмнәр, үләннәр, чәчәкләр – һәммәсе җанландылар, һәммәсенең төсенә тереклек, яңа матурлык чыкты. Г.Ибраһимов. Монысы да бик табигый икән: туфрак җылынуга, анда курчаклардан бик күп корт ясала, курчаклар җанлана, үрчи башлый. М.Мәһдиев

3) Хәрәкәт фазаларын эзлекле рәвештә рәсемгә төшереп, аларны экранда бер-бер артлы кабат күрсәтү юлы белән җанлылык тәэсире барлыкка китерү. Зуфирәнең кулы астында фломастер белән сызган сызыклар җанланды, хәрәкәткә килде. М.Маликова

4) Кинәт кенә үсеп, көчәеп китү. Караңгылыктан тәмам һәлак була язган бичара Гөл дә Кояш нуры илә яңадан җанланды. Г.Тукай. Гүя гөлләр шунда җанландылар: Нурлар чәчеп җем-җем көлделәр. М.Гафури

5) күч. Уйда, хыялда барлыкка килү, хәтердә яңару, күз алдына килү. Күңел күзем алдында онытыла язган картиналар бер-бер артлы туалар, бер-бер артлы җанланалар. Гали Рәхим. Туган авыл! Бу сүзләрне әйтүгә, Бакыйның хәтерендә, авылның үзеннән дә бигрәк, нурлы күзләр, назлы пышылдау, җан эреткеч рәхәт биреп иркәли торган йомшак кулларның җылысы җанлана иде. М.Маликова. Картинага күз салу белән, хәзерге көндә берән-сәрән хәрабәләре генә торып калган шәһәрнең кайчандыр шаулап-гөрләп торган чаклары гүя кабаттан җанлана, яши башлый... К.Нәфыйков

6) күч. Дәрт керү, күңеллеләнеп китү. Мондый минутларда аның күзләрендә сизелер-сизелмәс кенә нур балкый, гадәттә чытык, караңгы йөзе дә җанлангандай була иде. С.Сабиров. Ул аз гына калтыранган тавыш белән шыпыртлабрак: – Аталар... – ди. Рәбиганың күзләре дә бик аз гына җанлана. Гали Рәхим. Фәридә, егет кочагыннан ычкынгач, саф чишмә суын эчеп сусынын баскан кош кебек җанланган иде. Р.-Н.Гүнтәкин

7) күч. Шау-шу, эш-хәрәкәт башланып китү. Иртә. Дөнья җанлана, Мәшрикъ ягы аллана, Кояш чыгып, нурлары, Төшеп, җиргә ялгана. Г.Тукай. Бердән урман җанланды. Анда да, монда да балалар кычкыра башлады. Г.Исхакый. Кинәт пароход борынында басып торучы пассажирлар арасында җанлану башланды, шатлыклы авазлар ишетелде. Б.Камалов

8) күч. Активлашу, көчәеп китү. 1908–1910 еллар реакциясеннән соң, Россия тормышында сыйныфлар көрәшендә нык җанлану башлана. Г.Нигъмәти

2. җанланып рәв. мәгъ. Илһамланып, күтәренке күңел белән. Сандугач аз гына уйланып торды да җанланып эндәште Чишмәгә тын гына. М.Җәлил. Ул торган саен җанланыбрак сөйләде, гадәттәгедән кычкырыбрак көлде. Ә.Еники. – Нәрсә дидем әле мин? – диде бикә, шундук җанланып, – яшьлек шушында узды, – дидем бугай. Н.Фәттах

Җанлана бару Акрынлап җанлану; торган саен ныграк җанлану. Чалы кошы тәмам әүвәлге чалы кошына әйләнде. Давылдан соң җылы кояшта ачылган гөл кебек җанлана барды. Р.-Н.Гүнтәкин. Көй уйнаган саен, ир кеше җанлана барды, сүзсез генә авыз эченнән шыңшып та куйды. Р.Вәлиев

Җанлана башлау Җанланырга тотыну. Аның төссез ябык чырае җанлана башлый. Г.Бәширов

Җанлана төшү Беркадәр җанлану; җанланган хәлгә килү. Бераздан ул, җанлана төшеп, Абдулга борылды: – Коедан бүтән җирдә әллә су беткәнме? Ф.Хөсни. Ул арада инде урам тагын да җанлана төшә. Г.Бәширов

Җанланып алу Бераз, азга гына, берара җанланган хәлгә килү. Вятские Поляны станциясендә генә халык бераз җанланып алды. М.Мәһдиев. Усмановның сүзен ишетеп, тарала башлаган халык, тукталып, тагын җанланып алды. Ф.Сафин. Көтү кайтыр алдыннан гына, авыл бер җанланып ала. Н.Әхмәдиев

Җанланып бару к. җанлана бару. Хәзер исә халкыбызның әхлакый хәзинәсен торгызу, аны яшь буынга җиткерү процессы җанланып бара. Х.Миңнегулов

Җанланып килү Акрынлап, аз-азлап җанлану. Төбәкләрдә, тирәкләрдә тормыш җанланып килә. Г.Сәгыйров. Бу [шәҗәрәләр белән] кызыксыну Татарстанда, Башкортстанда, Пермь, Киров, Екатеринбург, Оренбург, Ульяновск һ.б. төбәкләрдәге татарлар арасында да җанланып килә. М.Әхмәтҗанов

Җанланып китү Кинәт җанлылык башлану, нинди дә булса сәбәп белән, яки билгеле бер вакыттан, гамәлдән, сүздән соң җанлану. – Шахтёр, димәк, – дип җанланып китте хуҗа кеше, – нигә аны баштук шулай димисең? Р.Мөхәммәдиев. – Ай Аллам! – ди карчык, җанланып китеп, – карасана, танымый да торам ласа, Әхмәтвәли бәбкәм, син икәнсең. Ә.Еники. Казанга кайтып, кулъязма табышларым хакында аннан-моннан сөйләп, «Бараба иле»н табуымны да хәбәр иткәч, гыйльми җитәкчем җанланып китте. М.Госманов

Җанланып кую Аз вакытка, кинәт җанлану. Әмма аның бу соңгы кыйнавы үтә ерткычларча булып, анда ирексездән бераз кешелек сыйфатлары да җанланып куя. Ш.Камал. [Бари абый] Әле бер сүз әйткәнче үк, күзләре, ирен читләре белән елмаюга, халык җанланып куя. Ш.Галиев. Алман әсирләре, нәрсәдер әйтешеп, җанланып куйдылар. Р.Гариф

Җанланып тору Әледән-әле, еш җанлану. Яңарып тор, җанланып тор, Сердәшче бул, Бул серле. Э.Шәрифуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә