ҖАНЛАНДЫРУ ф. 1) Нәрсәне дә булса тыныч хәленнән чыгару, кузгату, җанлылык кертү. Гади сүз яки сүз тезмәсе урынына образлы фразеологик әйтелмә (мәкаль яки әйтем) куллану – сөйләмне җанландыра, аны үтемлерәк, тәэсирлерәк, тойгылырак итә. Х.Курбатов. Мәгарә эчен җанландырып, челтерәп, чишмә агып ята. Ф.Бәйрәмова

2) Дәртләндерү, дәрт, илһам бирү; күңеллелек бирү. [Галимә апа] Үзе дә чәй эчеп алды. Чәй арасында һәммәбезне җанландырды, бөтен өй эчен матурландырып, нурландырып җибәрде. М.Гафури. Яшьләрне үзе артыннан ияртә, җанландыра, очкыннан ялкын кабыза торган көч бар иде аңарда [Нәҗиптә]. М.Хәсәнов

3) Алга җибәрү, куәтләү. --- Җангали хан тәхеткә утырганда, сәүдә итүне җанландыру өчен, берничә фәрман игълан итте. Мирас. Фикер алышуда катнашучылар поэмалар тарихын булдыру, гомумән шигърият тәнкыйтен җанландыру җәһәтеннән үзләренең уй-фикерләрен белдерәләр. Мәдәни җомга

4) Күз алдына китерү, фикердә-уйда гәүдәләндерү. Гүя ул әйтергә теләгән фикерен бөтен хәрәкәте белән шунда – мәйданга тулган халык алдында гәүдәләндереп, җанландырып бирмәк була. Г.Ибраһимов. Шәмси башыннан кызлар портреты эзләргә тотынды. Үзенең теләгәнен җанландырды, төсләндерде. Г.Исхакый. «Сагынып килдем... сагынып килдем...» – дип өзгәләнә аккордеон, узганнарның иң матур күренешләрен күңелдә җанландыра. М.Маликова

5) Тормышны, чынбарлыкны әдәби әсәрләрдә сурәтләү, фикердә-уйда образлар барлыкка китерү. Үзенең кинокадрларында авылдашларын – авыл картларын, авыл малайларын, кызларын, туган як табигатен җанландыра ул. Р.Миңнуллин

6) Җансыз әйберләрне җанлы итеп күрсәтү; кешеләргә хас сыйфатлар бирү; антроморфизм. «Зыр-зырбану» дигән сүз белән ачкыч җанландырылган, кешеләндерелгән. Н.Исәнбәт. Башкортлар арасында ислам диненә кадәр булган күзаллауларның эзләре озак сакланган: алар табигать һәм аның күренешләрен җанландырганнар. Б.Хәмидуллин

Җанландыра төшү Бераз җанландыру, беркадәр җанлылык кертү. Драматургия һәм театр сәнгатендә, борынгы греклар традицияләре нигезендә, комедия белән трагедия жанрлары үсә башлый. Римлылар әлеге жанрларны җанландыра төшәләр. К.Гыйззәтов. – Тикшерсен әле, ниләр әйтер икән? – дип, сүзне тагын да җанландыра төште. З.Фәйзи

Җанландырып алу Азга гына, кыска вакытлы, бераз җанландыру. Ара-тирә генә, кызыклырак фактлар өстәп, дәресне дә, укучыларны да бераз җанландырып алырга мөмкин. К.Миңлебаев

Җанландырып җибәрү Тиз арада, җәһәттән җанланган хәлгә китерү, җанлануга этәргеч бирү. Россия үзәгеннән килеп, Себергә чаклы узып киткән бу тимер юл моңарчы тын гына йокымсырап яткан Эткол-Дәүләкән җирләрен кинәт бик нык җанландырып җибәрә. Ә.Еники. Хикәянең кинәт чынга әйләнеп китүе залда утыручы тыңлаучыларны тагын да җанландырып җибәрде. Ф.Хөсни. «Безнең серләшкәнне ай тыңлар» дип, профессиональ җырга яңа образлар – сирень һәм шомырт образларын алып килә, җыр жанрын җанландырып җибәрә. К.Миңнуллин

Җанландырып тору Әледән-әле җанландыру, бертуктаусыз җанландыру. Аның күзләреннән ниндидер күңелле, шаян яктылык агыла, һәм шул дәртле, чая яктылык аның ак, түгәрәк йөзен – бигрәк тә елмайган чагында – балкытып, җанландырып тора. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә