ҖАНКИСӘК и. 1) к. җанаш. Башта «татар килен» идем, кемгә – «җиңги» инде, аннары, үзең күрәсең, «Татар әби», «җанкисәк» тә булдым берәүгә. Г.Якупова

2) Мөрәҗәгать итү сүзе. – Ходайга шөкер, кызларны да күргәләгәнем бар. Әмма сез әйткән кызны күргәнем юк, җанкисәгем, – дип, көлә-көлә җавап кайтарды парикмахер. Ф.Хөсни. Мәрфуга, дим, Мәрфуга! Исән генәме, җанкисәгем. Яле, самавырыңны куеп җибәр: бик зур кунаклар алып киләм сезгә. М.Усманов. И-и! Кави абы-ый! Җанкисәк-кәе-ем! Теп-тере, исән-имин кайтуың белән сине! З.Зәйнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә