ҖАНВАР и. фар. 1) Кыргый хайван, җәнлек. Җанварларга килгән үләт. М.Гафури. Нигә өрә икән ул [эт]? Нигә шулай ярсый? Кешегә ул алай ук өрмәс, бер-бер җанвар килеп чыктымы икән? Р.Мөхәммәдиев. Биредәге [Себердәге] табигать байлыгының, төрле җәнлекләрнең, бигрәк тә кыйммәтле кеш җанварының зур табыш китерәчәген урыс патшалары бик яхшы аңлаган. Ә.Мәңгәр 2) Тере, җанлы зат, җан иясе. Синең барлыгыңа таныклык бирер барча җансыз нәрсә, җанвар, очар һәм йөгерер нәрсә. Ә.Югнәки. Шул ук вакытта, астан, кара су төбеннән, нинди дә булса куркыныч җанвар да, килеп, аяктан эләктереп алыр шикелле. М.Маликова 3) күч. сөйл. кимс. Начар сыйфатлар туплаган кеше, адәм, бәндә. Каенлык авызында аларны --- озын, чандыр немец офицеры каршы алды. Бу кечкенә җанвардан булмаска тиеш иде. Ә.Еники. Хатынның тавышына өй эченнән бер яшь ир-ат чыкты. Ул миңа, сәер җанварга карагандай, усал итеп карады да: – Акча каерырга йөрисеңме? – диде. Ф.Яруллин 4) күч. сөйл. Бет, кандала кебек бөҗәкләр. Ә юк, болай гына, менә баш кычыта, ахрысы, теге бәдбәхет җанварлар бардыр, дим. Ш.Камал. Ул вак җанварлар Томилинның да җилкәсен ашый иде, ләкин ул сер бирми. Казан утлары |