ҖАНАШ и. 1) Сөйгән яр, яраткан кеше, җанга якын зат. Табындым, сәҗдә кылдым мин сөйгән җанашның алдында. Г.Тукай. Бер көн бәхет кошы балкыды: Горький урамындагы гастрономда очраттым мин моны. Гади сатучы булып эшли икән, җанашым. М.Мәһдиев. Беләм, җанашым, бу күзләрең хәсрәтне шулхәтле күп күргәннәр, минем сүзләремне дә, тойгыларымны да, шәт, төшенәләрдер алар. Р.-Н.Гүнтәкин

2) Сөекле хатын. – Җанаш кайгысы – җан кайгысы инде ул! – диде шакмаклы күлмәклесе, авыр көрсенгән булып. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә