ҖАНАТУ ф. 1) Үзен-үзе кызганмау, үзен аямау. Татар бәхете өчен мин җанатармын, Татар бит мин, үзем дә – чын татармын. Г.Тукай 2) Тырышу-тырмашу, тырышып эшләү. Аягында – чабата, Күргәне юк киез ката; Көне-төне җаната, Һаман җитми тидия. М.Крыймов 3) Ашкыну, атлыгып тору. Бу вакытларда Казанда, берничә газета һәм берничә журнал мәйданга чыккан кебек, күп кенә әдәби әсәрләр дә дөнья күргәнлектән, Габдулла Тукай Казан мәркәзенә килү өчен җаната. Татарстан. Татарстанны һәм аның башкаласы Казанны Фәридә Кудашева һәрчак сагынып яшәде, анда һәрчак җанатып бара иде. Мәдәни җомга 4) Спорт ярышында кайсы да булса якны җиңүгә дәртләндерү, аның уңышларын хуплау, уңышсызлыкларына көенү |