ҖАН и. фар. 1) дини Тәнгә тереклек бирә һәм аннан башка да яши ала торган мәңгелек башлангыч, кот. Риваятькә караганда, Аллаһ кешеләрнең җанын кисәкчекләрдән яраткан. А.Тимергалин. [Элек] Заманында рәсем ясый башласаң: «Бу рәсем теге дөньяда синнән җан сорар, бирерлек җаның булмагач, ул синең үз җаныңны алыр...» – дип куркытканнар. Г.Кутуй. Алар күбесе – коммунистлар, комсомоллар ---, тәннәрендә – җаннары, беләкләрендә көч барында, аяусыз сугышалар. Тик җан белән генә, күкрәк көче ярдәмендә генә немецның аждаһадай ыжгырып килгән танкларына каршы торып буламыни? А.Гыйләҗев 2) Кешенең эчке дөньясы: уй-фикере, хисләре, омтылышлары; күңел; рух. Олы җаны дөресен әйтергә ирек бирми, ул теләсә кемне, йөзенә ихласлык чыгарып, чын күңелдән тыңлый. Т.Галиуллин. Шулай да аның җаны вакыт-вакыт үрсәләнеп куя, һәм алай үрсәләнгән минутларда малай әледән-әле тәрәзәгә күз салып ала иде. Ф.Хөсни. Күңеле нәрсә теләгәнен ул үзе дә белми, бөтен нәрсәсе бар да кебек, ә шулай да җаны тыныч түгел, җаны һаман нидер тели, нидер көтә. Ә.Еники 3) Кеше, шәхес. Дөньяда ничә җан булса, шунча йөрәк, шунча табигать бар; һәм шунча теләк вә әмәл бар. Г.Ибраһимов. Бала-чага – алты җан: Әхмәт, Нәҗип, Закирҗан ---. Ә.Фәйзи. Банкетка кеше чакырганда, җан башына сигез сумнан акча кертәсе иде. М.Мәһдиев 4) Кешенең гомере. Җан кыйбатмы, мал кыйбатмы? Әйтем 5) Кот, нур, ямь, матурлык. Имән баганада имән кояш, шул кояшта ямь, җан бар. Р.Харис 6) Нинди дә булса эшне башлап йөрүче, илһам, көч-дәрт биреп торучы зат. Сәхнәдә – «артист» кушаматлы, идарәнең үзешчән сәнгать коллективының җаны – электрик Борис Андреев. М.Хәсәнов 7) Нәрсәнең дә булса асылы, нигезе. Килсә дә ул гади избач булып, Карт авылның җанын яшәрткән. Ш.Маннур ◊ Җан азыгы Күңел рәхәтлеге, канәгатьлек хисе бирә торган нәрсә, рухи азык. Яхшы сүз – җан азыгы, Яман сүз – баш казыгы. Мәкаль. Кирәк икән, җырлап та җибәрерсең. Хәзер шундый чак, җан азыгына сусап тормасыннар. Г.Бәширов. [Халык] Үзләренә җан азыгы табарга клубка төркем-төркем агыла. Татар театры. Җан актару 1) Күңелнең иң нечкә хисләрен уяту. Әллә соң чынлап та, «җан» дигән нәрсә бар микән ул, Зөлфә? Җанымны актардың бит син минем. М.Хәбибуллин. Мин бервакытта да бу җырны тыныч кына тыңлый алмам кебек. Йөрәгемә үтеп кереп, җанымны актара ул минем. Сөембикә; 2) Тәмам борчу. Җан(ын) алу 1) Үтерү; 2) Бик нык аптыратып, йөдәтеп бетерү. Әле дә: ни эшләп болай соңга калдың, дип, җанымны алыр. Г.Ибраһимов. Җан алучы 1) Җан ала, үтерә торган зат; газраил; 2) Палач, җәллад. Казаматның ишеге Тар ләхеттән тар икән, Казаматның эчендә Җан алучы бар икән. Г.Тукай. Җан асрау Чак-чак кына тереклек итү, үләр-үлмәс яшәү. Каты-коты... бу бит җан асрауга да җитми. Г.Әпсәләмов. Миңлебай картның дөньяда да, колхозда да хәзер бер эше дә юк. Ул какланып беткән тәнендә бары җан асрый. Ә.Еники. Җан ачу Кызгану һәм башка шундый хисләрдән әрнү, рухи газаплану. Аңа бик җаным ачыды. К.Насыйри. Шул вакыт – яшьләр күзеңдә, җан ачып, җан сызланып Егълыйсың, Җан Зөһрә берлә Җан Таһирны кызганып. Г.Тукай. Җан ачуы белән Бик каты, көчле ачу белән; ярсып, шашынып. Гайрәт белән бер тартам, камчы белән уңга-сулга җан ачуы белән сугам. Г.Ибраһимов. Җан ачуы белән аның өстенә гранатаны томырдым. Ф.Хөсни. Җан ачуы кузгалу Бик нык ачу килү, ачудан ярсып китү. Мәдинәнең җан ачулары кузгалды һәм, соңгы чара итеп, кулындагы тал чыбыгы белән бар көченә селтәнде. Г.Минский. Җан ачуына к. җан ачуы белән. Камчы белән уңга-сулга җан ачуына сугам. Алмачуарым «эһ» дип суырып ала да, күз ачып йомганчы, күк биянең алдына барып чыга. Г.Ибраһимов. Җан ачысы белән (илә) 1) к. җан ачуы белән. Гәрәй, җан ачысы белән сугышса да, озак каршы тора алмады. К.Нәҗми; 2) Өзгәләнеп, ачыргаланып. Илсөяр, җан ачысы белән кычкырган тавышлар ишетеп, төрмәнең ватык тәрәзәләренә карады. Г.Гобәй. Зәйтүнә, тиз генә кулын тартып алып, Мидхәтнең яңагына чалтыратып җибәрде. Һәм үзе, җан ачысы белән кычкыра-кычкыра, авылга йөгерде. Ф.Хөсни. Хан кызының иң тирән, иң саф калебеннән җан ачысы илә чыккан сүзләре, ялварулары – бар да җилгә китте, шаһзадәгә һичбер әсәр кылмады. Ш.Мөхәммәдев. Җан ашау Бәйләнеп йөдәтү, каныгу. Күл-Сарай директоры, түбәмә су үтә, дип җанымны ашый. Г.Мөхәммәтшин. Җан аямау Берәр максатка ирешү өчен, үзен кызганмау, тормышын бирергә дә әзер тору. Без сөйгән кызыбыз өчен җан аямыйбыз, әмма, көчләп сөйдерер өчен, төлке тиресе ябынмыйбыз. М.Фәйзи. Җан әрнү Ачыну, кызгану, хәтер калу һ.б.ш. хисләрдән барлыкка килгән рухи газаплану. Бая үзе каты чәкәләшеп алган Шәяхмәтнең бу талашка җаны әрнеде. Г.Ибраһимов. Юк шул ул көч бу күңелдә: ул зәгыйфь, ул кечкенә, Уйласам уй, сызлый күңелем, әрни җан да эч кенә. С.Рәмиев. Сафура, җаны әрнеп, Мәһдине күңелсез генә чишендерде, --- чоланга урын җәеп, шунда чыгарып салды. Казан утлары. Җан әсәре бетү к. җан әсәре күренмәү. Буш авыллар очрый юлында, Тәрәзәләр япкан, кагылган: Җан әсәре беткән авылда. Н.Арсланов. Җан әсәре күренмәү Тереклекнең эзе, билгесе сизелмәү, җан ияләре күренмәү, хәрәкәт беткән булу. Бала-чагадан башка җан әсәре күренмәгәч, кыеклап, олы юлга чыкты. К.Нәҗми. Урамнарда, арыш камырыннан әвәләнгән зур сумсаларга охшашлы нәрсәләр кигән кешеләрдән башка, бер җан әсәре күренмәде. К.Тинчурин. Җан башына Һәр кешегә, кеше саны буенча. Җан башына үзенә тигән имана җирен генә чәчеп килде ул. М.Гали. Җан белән Чын күңелдән, бирелеп. Боларда җан белән, эчке кичерү белән уйлау җитешми. М.Җәлил. Җан биздергеч Күңел кайтаргыч, җирәнү, нәфрәт хисе уята торган. Табигатьнең салкын шыксызлыгы һәм боларның ямьсез эчүләре --- фәкать шулар аркасында, туган җиргә урап кайту көне җан биздергеч бер көн булып хәтердә калачак иде. Х.Сарьян. Җан бизү 1) Күңел кайту, күрәсе килмәү. Ак өемнең идәнендә Бакыр комган, җиз ләгән. Синең җаның бизгәч тәген, Минем җаным бизмәгән. Җыр. Кузгалмадык почмаклардан, Җаннар бик күптән бизсә дә. Г.Тукай; 2) Гарык булу, тәмам тую. Җан биргәнгә – җүн бирер «Бәла-казадан ничек тә арынып булыр, берәр чарасы табылыр» дигән мәгънәдә әйтелә. Ярар, җан биргәнгә җүнен бирер әле: ничек тә бәхилләтербез. Бар инде, алайса, Әхмәтгали абыең янына барып кара. Казан утлары. Җан биргәндә, авызыңа бер кашык су салмас Үтә мәрхәмәтсез, миһербансыз, саран кеше турында. Җан биреп, җан алып Көчкә генә, очын очка ялгап, матди яктан кысанлыкта калып. Кая мин бу хәлемдә аңа ярдәм итә алыйм? Үзем көчкә җан биреп, җан алып яшим. М.Фәйзи. Җан бирү 1) Үлү. Агыйделнең агуы, Җиңел пароход баруы; Җан бирүдән авыр икән Сөйгән ярның калуы. Җыр. Үз кулларымда җан бирде шул, бәгырькәем, дип, өзгәләнеп язган иде ул кыз аңа... Ә.Еники. Шуның белән бергә, апамның озатылган вакытта елаулары, чит авылда моңаеп җырлаулары, коры сөяккә калып, монда җан бирүләре – һәммәсе, һәммәсе күз алдымда тора. М.Гафури. – Җан биргәндә, баш очында ясин чыгар кешең дә булмас. Бисмилласыз-нисез туп-туры шайтан кочагына барып керерсең, – диештеләр эшчеләр. Б.Камалов; 2) Яшәргә мөмкинлек бирү, яшәү чыганагы булу. Тормышка җан биргән кояш нуры. Ш.Маннур; 3) Ямь бирү, матурлык кертү. Синең рухың гына наз гөлләргә Җан бирәдер, дустым, беләмен. Ф.Бурнаш; 4) Илһам бирү, рух өрү. – Җырың белән миңа җан бирүче – син үзең бит! – димәкче булган икән дә, тик кыюлыгы гына җитеп бетмәгән. Д.Аппакова. Җанга әсир итү Күңелдә тирән эз калдыру, йогынты ясау. Ул тормышны белә, күп тә яза. Ләкин әсәрләре, никтер, җанга әсир итми, җан җылысы юк. Аң. Җанга без булып кадалу Авыр хисләр барлыкка китерү, күңелне әрнетү, ачындыру. Үсмер егетнең бу саксыз соравы аның җанына без булып кадалды. Сөембикә. Җан газабы 1) Үлем алды газабы; 2) Вөҗдан газаплану, үкенү белән бәйле рухи кичерешләр. Ә менә җан газабына түзеп булмый. Г.Гобәй. Әйе, кешеләрне тасвирлаганда да, табигатьне сурәтләгәндә дә, бу катлаулы мәгънәне, җан газапларын һәм җиңү тантанасын – үз-үзеңне җиңү тантанасын! – тулысынча күрсәтә алсаң гына уңышка ирешәсең. М.Маликова. Җан газизем 1) Иң якын дус; 2) Сөйгән яр. Алмагачта биш алма, Мин алмадым, син дә алма; Җаным-бәгырем, җан газизем, Ятлар белән чуалма. Җыр. Җанга көч Авырлык, кыенлык. Аяз гына булса – айга көч, Болыт та гынай булса – көнгә көч; Кая гына барсаң, бер үк кояш: Күбәләккәй газиз җанга көч. Җыр. Җанга салкын яту Ошамау, кире мөнәсәбәт барлыкка килү. Мулла Галимҗан Баруди шул җанга бик салкын ята. Ш.Бабич. Җанга тию Авыр тәэсир итү, күңелне рәнҗетү. Җанга тия, сөяккә төшә торганы, иң куркынычы – үтәли җил түгел, ә билгесезлек, ачыклык җитмәү. Т.Галиуллин. Җанга тоз салу (сибү) Туйдырып бетерү, борчу. Эшкә осталыгы булса да, әче сүзе, каршы әрләшүе каенананың җанына тоз сала торды. Г.Ибраһимов. Җанга урын тапмау Бик нык борчылу, пошыну, нишләргә дә белмәү. Җанына урын таба алмыйча, эшнең ахырын көтүче бер кеше булса, ул Зәйтүнә иде. Ф.Хөсни. Бала чактан килгән бер гадәт: Күрсәм әгәр китап янганын, Төшләремә кереп уятты, Җанга урын таба алмадым. М.Әгъләмов. Аның хәле дә минем кебегрәк, җанына урын тапмый. Ф.Хөсни. Җанга якын Җылы хисләр уята торган; кадерле, кадерләп саклана торган. Җанга якын татар әдәбиятында, үземне Фатих Әмирхан, Әмирхан Еникиләрнең дә шәкерте санап, --- бу язмаларым фикерләремә бер һәйкәл булсын, дип эшкә тотындым. А.Гыйләҗев. Сөембикә манарасы – халкыбызның иң күркәм, иң мәшһүр, иң җанга якын, әмма шул ук вакытта иң серле архитектура һәйкәле. Мирас. Җанга яту Күңелгә якын булу, ятышлы булу, ошау. Әллә нишләп, шул абыйның сөйләшүләре җанга ята. Н.Исәнбәт. Җан дус к. җан газизем. Җан җылысы Йөрәк хисе, үз итү, ярату хисе. Ә анда, инвалидлар йортында, --- үз-үзләрен карый алмаган яралыларны, иренмичә, ялыкмыйча, җан җылысын биреп карый ала торган шәфкать туташлары бик тә кирәк икән. М.Маликова. Кеше туып, сөекле әнкәсе туган телендә: «Улым! Кызым!» – дип, җан җылысы белән эндәшүгә, сабыйның чиста-саф аң дәфтәренә тәүге милли сызык сызыла... А.Гыйләҗев. Әнкәсенең үлү кайгысыннан катып киткән күңеле авылдашларының җан җылысын тоеп эреде. Ф.Яруллин. Җан җылыту Дәрт бирү, дәртләндерү, күңелне үстерү; рухландыру. Җан җылытып утырган идек, Юлы чиксез юлчылар кебек... Х.Туфан. Җан иясе 1) Тереклек иясе, һәр тере нәрсә. Җан иясен ярата белгән бала юньсез бала булмас ул. Г.Ахунов. Урак башлануга, авыл бушап калды. Урамда юл тузанында коенучы тавыклардан башка бер җан иясе юк. Мирас; 2) Кем дә булса берәү, берәр кеше. Өйдә миннән башка бер җан иясе дә юк. Г.Камал. Гыйльметдин әфәнденең эше беткәнче, бер генә җан иясен дә үткәрмәсеннәр. К.Нәҗми. Сөләйман, шашкан кеше төсле, парк буйлап йөгерә-йөгерә, кызылармеецларны эзли башлады. Паркта бер җан иясе дә күренмәде. К.Тинчурин. Җан кайгысы Үлем янап торганда исән калырга тырышу, үзен үлемнән саклап калырга тырышу уе. Итчегә – мал кайгысы, кәҗәгә – җан кайгысы. Мәкаль. Җан кебек күрү Үз итү, якын итү. И Казан, Казан... Ярый әле, җан кебек күргән син бар... Х.Сарьян. Җан кертү 1) Тормыш бирү, җанландырып җибәрү. Үстереп яшел игеннәр, үләннәр, хуш исле гөлләр, җан кертербез комлы чүлләргә. Ә.Исхак; 2) Рух, дәрт бирү, күңелне күтәрү. Унлап кызга – бер егет инде, аңа, ачуым килмәгәе, өшкергәләп тә җан кертербез. Г.Бәширов. Җан керү 1) Сәламәт кеше төсе керү, тернәкләнү. Сабирымның сары йөзенә җан керде. Н.Исәнбәт. Әнисе иреккә чыгу әтисенә бик тә шифалы дәва булды: аякларына җан керә башлады, бармаклары кыймылдарга кереште. Казан утлары; 2) Аптырау, курку хәленнән чыгу, тынычлану; күңелдә өмет уяну, күңел күтәрелү. Авыл күргәч, Вилданга бераз җан керде. Г.Толымбай. Ләкин егетнең кем икәнен белгәч, бераз гына җан керде. Г.Ибраһимов. Җиденче килүемдә булса кирәк, ниһаять, кибетче хатынның үзен генә туры китердем. Эчкә җан кереп китте. Ф.Хөсни; 3) Җанлылык арту; шау-шу, хәрәкәт көчәю. Аягүрә катып, өнсез, аптырашта калган мәҗлес халкына бердән җан керде, бар да киң итеп сулап җибәрделәр. Н.Исәнбәт; 4) Эшли, хәрәкәт итә башлау. Банкрот булырга әзерләнгән Әҗимевнең бәз фабрикасына җан керде. К.Тинчурин. Казанга янә җан керде: алыпсатарлар ишәйде, күрше-тирәдән генә түгел, чит илләрдән дә сәүдәгәрләр агылды. Мирас; 5) Җанланып китү; тереклек, хәрәкәт башлану (табигать күренешләре турында). Чәчәкләргә шунда ук җан керә, яфраклары күтәрелеп, таҗлары ачыла. М.Хуҗин. Халыкның кәефе тәмам кырылды, тәкате бетте дигәндә генә, кургаш болытларга җан керде. Казан утлары. Җан көеге 1) Эч пошыргыч кеше яки берәр нәрсә; 2) Имгәк. Ул [ат] егылачак, аягын сындырачак яки, сукыраеп, җан көеге булып басып торачак. М.Мәһдиев. Җан көю 1) Бик нык сусау. Түгәрәк чишмә, салкын су, эчтем җаным көйгәнгә; Ерак юлны якын итеп килдем, җаным сөйгәнгә. Җыр; 2) Кызгану һәм башка шундый хисләрдән әрнү, рухи газаплану. Аклы ситса кем кимәс, Кем ярларын кем сөймәс; Кеше ярын кеше сөйгәч, Ничек җаннарың көймәс? Җыр. Кадыйр ботканы --- бер-ике капты да, табакны этеп куйды. – Әллә ни ашыйсы килми әле, – диде. – Җаным көя. Казан утлары. Җан кызганмау к. җан аямау. Җаннан тую Үлем эзләү, яшәүдән өмет өзү, дөньядан тую. Курыкмадың, монда ничек кердең кыеп? Бар икән йөргән кеше, җаннан туеп! Г.Тукай. Җанны айкау Борчып тору, тынычсызлау, аптырату, кәефне төшерү. Болай да үз-үзен кая куярга белми каңгырып йөргән Халисәне егет сулардан алып утларга салды, бәгырьләрен телде, җаннарын айкады. М.Хәбибуллин; 2) Нинди дә булса көчле хис, тәэсир калдыру. Гаҗәп хәл: айлар буе авырып ятса да, бите-йөзе бер дә үзгәрмәгән… Әнә шул үзгәрмәве белән ул [Хәсән Туфан] җаннарны айкап алды. Г.Ахунов. Җанны кая куярга белмәү 1) Чиктән тыш борчылу, борсаланудан аптырауга төшү. Менә шулай җанымны кая куярга белмичә, эчтән төрле шикләр белән газапланып йөргән чагым. Ә.Еники. Ни эшләргә белмичә, аптырап, җанны кая куярга белмичә, болай тилмереп йөргәнче, Иделгә генә ташланырлык калды бит. К.Тинчурин; 2) Шатлыктан, куанычтан очыну. Зөһрә, Мәрзия сүзләреннән канатланган җанын кая куярга белмичә, шәһәр урамнары буйлап әрле-бирле йөргәч, китап кибетенә барып керде. К.Тимбикова. Җанны кисү Күңелдә иң тирән хис-тойгыларны кузгату, тәэсирләндерү, хисләндерү. Бервакыт «чут-чут» итеп сайрый Ходайның кошлары; Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары. Г.Тукай. Җанны кыйнау Аптыратып, йөдәтеп бетерү. Мәрьям абыстай рәнҗеп еламсырый башлый: – Гомерем буена шул кирәксез сүзләре белән миңа аркылы төшеп җанымны кыйнады... Ә.Еники. Җанны өзгәләү к. җанны кисү. Аһ, шул «китмә» дип өзелеп әйткән сүзләрең белән җанымны өзәсең. Ю.Әминев. Бу мескен кызны якыннарының көн саен, адым саен хурлауларын ишетү Акчуринның җанын өзгәли иде. Г.Әпсәләмов. Җанны талку Өзлексез борчып, йөдәтеп тору. – Нәрсә кирәк сезгә, ә? – диде ул, чәрелдәп. – Нигә минем җанымны талкып йөрисез? Ф.Яруллин. Җанны тергезү 1) Тормыш бирү, җанландырып җибәрү. Соңыннан, килеп, үлеп барган җанны тергездегез дип, аңа рәхмәт укып киткәннәре дә бар. Югыйсә гади генә нәрсәләр хакында сөйләшә алар белән Бакый. М.Маликова; 2) Өмет уяту, өмет барлыкка китерү. Җанны учка йомарлап Куркыныч янап торганда, тәвәккәлләп. Шуңа күрә ул, менә-менә җиргә атылып төшәм дә үләм, дип, җанын учына йомарлап бара иде. Ф.Әмирхан. Җанны учка учлап к. җанны учка йомарлап. Өч юлбасар, диеп, мәшһүр җиһанда без, Йөз чытмаган миллион җанны кыйган да – без, Юкса җаның учка учлап килдеңме син? Китерербез сине дә тиз иманга без! З.Бәшири. Җанны фида кылу Үзен аямау, җанын корбан итү. Ил халкы өчен җанын фида кылып, дошман кулыннан әҗәлсез киткән Хәкимулла улы Сибгатулла мәрхүмне дә шәфәгатеңнән мәхрүм итмә. Г.Бәширов. Бөтен йөрәгем белән эчтән ялвардым: «Ул синең өчен салкын дәрья суларына ташланды, җанын фида кыла язды, син дә кара инде бер генә!» – дидем. М.Маликова. Җан өзгәләнү Газаплану, кайгы-хәсрәтне авыр кичерү, ни эшләргә белми гаҗиз калу. Көндезен үк картның эче пошып, үзалдына җаны өзгәләнде, күңеленә төрле уйлар килде. Мирас. Җан өзелү 1) Үлү. Түгелә каным, өзелә җаным, яраланып ятам мин. Ә.Ерикәй; 2) Бик сагынып, күрәсе килеп, күңеле сызлану, ямансулау, зарыгу. Зәйнәп, моны күргәч, җаны өзелә язып, күңелсезлек сәбәбен сорады. М.Гафури. Җан өрү 1) Рух, дәрт бирү; кемнең дә булса күңелен күтәрү, дәртләндерү. Кемдер бу станциядә озак торуыбызны әйтте. Бу хәбәр малайларга җан өрде. М.Мәһдиев. Батырҗанның үзе була алмасам да, аларның хәлләрен ничек тә җиңеләйтергә, бу салкын, караңгы бушлыктан үзләрен чыгарырга, җан өрергә, яңадан терелтергә кирәк дип уйлады. Ә.Еники. Үзләре сеңсә дә, рухлары калыккан. Әнә шулар үлеме җан өрә халыкка. Р.Фәйзуллин; 2) Җанландырып җибәрү, ямь бирү. – Әһә, килеп капкан икән безнең чибәр егет! Ычкындырмагыз инде үзен! – дигән булды. – Җан өрегез үзенә! Терелтеп җибәрегез, яшәртеп! Г.Бәширов. Артыш саплы пәке иң нечкә чигелешләргә җан өрде. Р.Мөхәммәдиев. Җан өшү 1) Күңелдә авыр, ямьсез хис барлыкка килү. Староста усал карчыкны бераз тынычландырырга теләде. Шибай тирәсендәге ызгышлардан җаны өшегәнгә, боларны килешү ягына сөрде. Г.Ибраһимов. Авыл урамына барып керү белән, җан өшеп, куырылып кала. Һәр йортта бөлгенлек, фәкыйрьлек, ятимлек күзне кыса. А.Гыйләҗев. [Сәмигулла] Ишектәге йозакны күрмичә, шактый озак дөбердәтеп торды ул. Ә йозакны күргәч, җаны кинәт өшеп китте. Ф.Яруллин; 2) Кемнән яки нәрсәдән булса да бизү, күңел сүрелү. [Карчык] Совхозның эчке тормышы турында ни белсә, һәммәсен ачып ташлады: – Җаным өшеде. Үтерсәгез дә яңадан бармыйм, балакаем, – диде. Г.Ибраһимов. Изаил Харисович күз алдыма килә дә, җаннарым өшеп китә. М.Маликова. Җан рәхәте Күңеле ачылудан кичергән рәхәтлек, канәгатьлек хисе. Эре мәрҗән, эре мәрҗән Кыз баланың муенында; Дөнья шушы җан рәхәте Әткәй-әнкәй куенында. Җыр. Тик Сафа әфәндегә барганда гына җан рәхәте була иде. Г.Тукай. Җан саклау Исән булу, исән калу. – Аккошлар! – дип пышылдады Зуфирә ---. Болытлардан ишелеп төшкәндәй булып җепшек кар яуганда, аяктан егарлык ачы җилләр искәндә ничек җан саклыйсыз? М.Маликова. Җан сызлау к. җан әрнү. Җан сыкрау к. җан әрнү. Җан табанга төшү Гаять зур рухи киеренкелек кичерү һәм курку. Җаны табаннарына төшкән хәлдә, Әбүзәр абзыйның йөзен күзәтте. Г.Әпсәләмов. Җан талашу Бар көченә тырышу, нәрсәнедер булдыру, башкарып чыгу өчен, бөтен көчен, сәләтен кую. Җан тартмаса, кан тарта Күңелгә ошамаса да, туган итү, якын итү. «Җан тартмаса, кан тартыр, әбекәем, рәнҗетмәм», – дип, ышандырырлык итеп, ризалыгын сорый. Мәдәни җомга. Җан тартмау Күңелгә ошамау, яратмау, якын күрмәү. Матурын матур да ул, тик, нигәдер, җан тартмый. Н.Исәнбәт. Атасына кагылган бу авыр сүз Габдулланың йөрәгендә төер булып утырып калды. Шуннан бирле җизнәсе кушканны эшләргә аның җаны тартмады. Ә.Фәйзи. Җан тәнгә сыймау Пошыну, уфтану, борчылу, рухи газаплану, ни эшләргә дә белмәү. Уф, җаннарым тәнемә сыймый. Нишләргә дә белмим, аптырадым. М.Гафури. Җан тәслим кылу Үлү, җан бирү, вафат булу. Бер атнада Пәттәхнең хатыны җан тәслим кылды. Г.Ахунов. Иртәгәсен дә урыныннан тора алмады, ике тәүлек бернәрсә капмыйча, көчкә сулу алып, бик авыр хәлдә ятты да, өченче тәүлек киткәндә, кичен җан тәслим кылды. Г.Галиев. Бу хәлне күреп торган шаһзадә дә, төбеннән кискән агач кебек, шул торган җирендә егылып, җан тәслим кылды. Ш.Мөхәммәдев. Җан теләгән Күңелгә ошаган, яраткан. Сөйгән – сигез, теләгән – бер, диләр бит. Ә минем җан теләгәнем берәү генә – Фәридә генә иде. Р.-Н.Гүнтәкин. Җан теләгән нәрсәне алып килгән бит. М.Фәйзи. Җан тир белән Бөтен көчен биреп, тырышып-тырмашып. Син монда, үләрең белми, җан тирең белән эшлисең, җыен хөрәсән, җыен әрәмтамак анда синең каныңа тоз салып ята. Г.Бәширов. Җан тиргә төшеп к. җан тир белән. Хатын-кыз үзенең нәтиҗәсен чыгарып өлгерде: – Җан тиргә төшсә төште, кызны тегеңә бирмәде! Ә.Фәйзи. Җан тирләрен чыгару Интектерү, җәфалау. Бикмүш бабай белән Илсөярнең җан тирләрен чыгарган нәрсә череп, каралып беткән --- имән төбе иде. Г.Гобәй. Җан тирләре чыгу Чамасыз көч түгү; хәлдән таю, интегеп бетү. Җан тоемы Ерактан торып тоемлау, эчке сизенү; телепатия. «Җан тоемы» дип әйтикме, әллә, заман шартына китереп, «телепатия» дип җибәрикме? Б.Камалов. Җан түзмәү Сабырсызлану, түземсезләнү, бик нык кызыксыну. Ә песи яшерен генә яткан, кәтүкне күзлидер; Тукта, селкенмәсме, ди ул, бер дә җаны түзмидер. Г.Тукай. Җан тыну к. җан тынычлану. Җизнәсенең тавышыннан ул беравыкка бөтенләй диярлек котылды, һәм җаны тынып калды. Ә.Фәйзи. Җан тынычлану 1) Борчулардан арыну, күңел тынычланып калу. Кечкенә кызның җаны тынычланып ук китте. Г.Ибраһимов; 2) Канәгатьлек хисе кичерү. Бүген йөрәге каты сукты. Ни күрәм, дип, икеләнеп керде һәм бер күрү белән җаны тынычланып, күңеле белән кызга бирелеп үк китте. Г.Ибраһимов. Җан тынычлыгы Күңелнең рухи канәгатьләнү хәле, кайгы-хәсрәттән имин булу. Һәм бу кечкенә бүләкне бармагында йөртү аңа ниндидер җан тынычлыгы бирә, аны вакланудан, шапшаклыктан, күңеле керләнүдән саклый. Ф.Хөсни. Кыяметдин карт та бу мәгънәсез бөтерелүдән инде туйган, арыган иде, картлык көнендә аңа җан тынычлыгы кирәк иде. Ф.Бәйрәмова. Ерак җирләрдә йөреп кайтса да, һаман үзенә җан тынычлыгы таба алганы юк иде. Ф.Мансуров. Җан уртак булмаса да, кан уртак булу Туганлык, кардәшлек; бер нәселдән булуны аңлата. Туганнар бит без. Җан уртак булмаса да, каныбыз уртак. Б.Камалов. Җан чыгу 1) Үлү, яшәүдән туктау. Карыйм дип, муенымны сузган идем, аркама имән казык белән китереп бирделәр… Җаным чыкты, үлдем дип торам! Г.Ибраһимов. Хыянәт иткәндә җаның чыккан солдат! Син үзеңнең командирыңа ничаклы җәза, бәла-каза өеп китүеңне тәмуг утларында янганда аңладыңмы икән... А.Гыйләҗев; 2) Соң дәрәҗәдә җәфа чигү, арып, йөдәп бетү. Көтә-көтә, җаным чыкты: Ник килмидер паровоз, Капчык-капчык калач ташыйм, ашап тора зур авыз. Җыр. [Бүрәнәләр] Шулкадәр чи: шыбыр тиргә батабыз, маңгайдан тир кипкәне юк. Пычкыларны майлый-майлый җаныбыз чыга. М.Галәү. Айныта алмый кичә бер юанны Тәкать корды, тәмам җан чыкты. М.Җәлил; 3) Мөлаемлану, яктыру, нурлану. Аның күзләренә җан чыкты, килененә каршы гомер буе йөрәгендә асрап килгән әрнүләре дә таралдылар. Г.Ибраһимов. Җанын каезлау Туктаусыз борчып тору, ачындыру, әрнетү. Фәритнең соңгы елларда җанын каезлаган, үзәгенә үткән тавыш. А.Расих. Җанын кую Җанын бирү, гомерен кызганмау. Каймак – тәмле әйбер, аның өчен җанын куя бик күп песиләр. Һ.Такташ. Җанын уч төбенә йомарлап к. җанны учка йомарлап. Ул, йә үләм, йә калам, ни булса – ул, дип, җанын уч төбенә йомарлап, упкын өстендә селкенеп торган тар гына басмага басты. Х.Сарьян. Җанына урын таба алмыйча Пошынып, борчылып. Авылда, шушы ыгы-зыгы арасында --- Сәфәргали язмышы өчен чын-чынлап куркынган һәм, җанына урын таба алмыйча, эшнең ахырын көтүче бер кеше булса, ул Зәйтүнә иде. Ф.Хөсни. Җаныңа ни кирәк к. җаның ни тели. Ул кибеттә җаныңа ни кирәк – бар нәрсә дә бар. Казан утлары. Җаның җәһәннәмгә олаккыры «Үлгәч тә җаның каты газап чигүдән айнымасын» дип каргау сүзе. Биек тә сарай алдына Элеп куйдым, җаный, колакчын; Мине дә ташлап ятны сөйсәң, Җаның җәһәннәмгә олаксын! Җыр. Мөртәт! Муеның астыңа килгере! Җаның җәһәннәмгә олаккыры! М.Әмир. Җаның ни тели «Ни теләсәң шул бар» дигән мәгънәне белдерә. Җаның ни тели – барысы да бар. Күгәрчен сөте белән елан мөгезе генә булмаса булмастыр. К.Тинчурин. Җаны шикелле күрү Бик якын итү, үз күрү, ярату. Җаным шикелле күргән сөекле бәгырем Зәйнәпкә. Г.Камал. Җан эрү Күңел йомшару, үпкә-ачулар онытылу. Кашың кара йөртәсең, Нинди майлар сөртәсең? Татлы сүзләр сөйләп, дустым, Җаннарым эретәсең. Җыр. Бер сүзеннән җаннарым эреп китә. Г.Бәширов. Ире шулайрак диюгә җаны эресә дә, күңелгә сеңеп калган үпкә тиз генә җуелмады. М.Хәбибуллин. Җан яну 1) Бик зур шатлыктан дәрт кабыну. Бу тавыш бик ачты күңелем, шатлыгымнан җан яна; «Әйдә, чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на, на-на!» Г.Тукай; 2) Күңелдә тынычлык бетү, борчудан көенү. Җан ятмау Ошатмау, яратмау, үз итмәү. Тик югары уку йортына җаны ятмады, вузны ташлап чыкты. Б.Камалов. Тимер-томырга һич кенә дә җан ятмый минем. Г.Ахунов |