ҖАМИГЪ и. гар. Дин тотучыларның бергәләп җомга намазы укый торган урыны; зур мәчет. --- кальга эчендә сигез манаралы бер җамигъ мәчет, «таҗик ермагы» дип йөртелгән урында тагын бер мәчет һәм мәдрәсә була. Ш.Мәрҗани. Ходайның рәхмәте, хан кызы мунчадан үз аяклары белән кайта. Бу могҗизадан соң Айдар хан һәм аның халкы Аллаһыга иман китерә, җамигъ мәчете салалар. Т.Нәбиуллин. «Җомга намазы кыйлмак өчен җамигъ шәрифкә бардык», – дигән юллар бар. Ф.Урманче



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә