ҖАЛПАЮ ф. диал. 1) Тернәкләнү, көрәеп китү, матурлану. Кыз яхшы җиргә төшсә – җалпая, яман җиргә төшсә – картая. Мәкаль

2) Яшәрү, яхшырак үсә башлау. Яңгырдан соң үләннәр бераз җалпайганнар

3) Алга китү, эш уңу, әйбәтләнү. Яхшыга иярсәң – җалпаерсың, яманга иярсәң – картаерсың. Мәкаль

Җалпаеп килү Акрынлап җалпайган хәлгә керү

Җалпаеп китү Бераз җалпаю

Җалпая бару Акрынлап җалпаю

Җалпая башлау Җалпаерга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә