ҖАЙСЫЗЛЫК и. 1) Җайсыз шартлар; ипсезлек, уңайсызлык. Ә менә Эльвир кебекләр, чыннан да, тирәнне эзләгән балык шикелле, җайлыны гына эзлиләр, җайсызлыкка бер дә түзә алмыйлар. М.Маликова. Җентекләбрәк карый башлагач, --- палаталарның, кабинетларның җайсызлыгы, җиһазларның искергәнлеге аеруча күзгә ташланды. Г.Әпсәләмов. Сөйләшеп, планнар корып бара торгач, автобусның җайсызлыгы да, юлның озынлыгы да сизелми башлады. Сөембикә 2) Авыр хәл, кыенлык. Ияләнгән җир – ияләнгән җир инде ул! Лагерьда түгел, Черек күлдә камерадан камерага куып йөрткәндә дә, мин җайсызлык тоя идем. А.Гыйләҗев. Әһә, җайсызлык килеп чыкканда, без исенә төшкән икәнбез. М.Маликова. Намус белән дус-тату яшәгән Бибинур әбинең җайсызлыкка, кешелексезлеккә, битарафлыкка каршы үзенчәлекле протесты – маңкорт адәмнәрнең әхлаксыз гамәлләрен намус хөкеменә тарту ул! М.Сәхапов |