ҖАЙСЫЗЛА’У ф. Кыенлык тудыру, комачау итү. [Кулак:] Комсомоллар тагын поход ясыйлар: Тагын миңа җайсызлыйлар, Карт башымны ашыйлар. М.Җәлил. Газинур тәрәзә төбендәге тамчылы гөлне бер читкәрәк этеп куйды: ул аңа карарга җайсызлый иде. Г.Әпсәләмов

Җайсызлап йөрү Әле, хәзерге вакытта җайсызлау

Җайсызлап тору Һәрвакыт, гел җайсызлау. Шундук бил турысында кысып, җайсызлап торган балтамны барлап куйдым... Г.Гыйльманов

Җайсызлый башлау Җайсызларга керешү

Җайсызлый төшү Тагы да җайсызлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә