ҖАЙСЫЗЛАНУ ф. 1) Җае китү, уңайсызга әйләнү, уңайсызлану. Балет мәктәбен Уралга күчерделәр. Кызым белән күрешүләр тагын җайсызланды. Р.Батулла. Теге комлыкка җиткәндә, дөм караңгы булган иде инде. Комлык икәнлеген аяк асты җайсызлангач кына чамаладык. Л.Гыймадиева

2) Кыенсыну, үзен кыен хәлдә итеп сизү, тартыну. Сәерсенергә мәҗбүр иткәне шул иде: Зөлфия чамасыз аз сүзле булып чыкты. Чит кешедән тартынган сабый диярсең, кызара-бүртенә, җайсызлана. Б.Камалов. Гел хатын-кыз арасында сәгатьләп озак утыргач, мин, җайсызланып, ишегалдына чыктым. М.Мәһдиев

Җайсызлана бару Торган саен ныграк җайсызлану

Җайсызлана башлау Җайсызлыгы күренү

Җайсызлана төшү Берникадәр, бераз җайсызлану

Җайсызланып бетү Тәмам, бик нык җайсызлану

Җайсызланып калу Ниндидер хәлдән соң җайсызлык барлыкка килү. [Председатель сүзеннән] Әмәт җайсызланып калды. Б.Камалов. Мидхәт, гаеп эш кылганда фаш булган адәм сыман, җайсызланып калды. Д.Гайнетдинова

Җайсызланып китү Кинәт җайсызлану. Ипи ягы җайсызланып китте бит әле. Ш.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә