ҖАЙСЫЗ с. 1. 1) Уңайлыгы булмаган, ипсез, җайланмаган. Аннан Володя юынырга китә, җәйме, кышмы, билдән чишенеп, җайсыз кран астына керә дә бөтен идәнне су белән тутырып --- юына. М.Мәһдиев. Үпкәләшкәннән бирле ул, хатынына үч итеп, юри шул җайсыз, тар, биш яшьлек Халидәгә генә ярый торган урында йоклый. М.Маликова 2) Табигый торышны сакламаган, ипсез, уңайсыз. Буындагы җайсыз хәрәкәт сөякләрнең урыныннан күчүен – буыннар таюын китереп чыгарырга мөмкин. Анатомия. Җайсыз хәрәкәтләр ясау яисә бәрелү-сугылулар нәтиҗәсендә, буыннарда сөякләрне тоташтырып торган сеңерләр зарарланырга мөмкин. Анатомия 3) Кыен, читен, мәшәкатьле. Юллар җайсыз булып, бик туңмадыңмы? А.Шамов. Урамнарда таш җәелмәгәнгә, бөтен юллар, казылып, бик җайсыз һәм уңайсыз хәлгә килгәннәр. Ш.Әхмәдиев. Штаб ерак түгел, әмма барыр җире җайсыз: ешкын таллык, чокыр-чакыр. Мирас 4) Үзен башкалар кебек үк тотмый торган, башкалардан аерылып торган, ипсез; көйсез, холыксыз. Башка мохиттән булса да, совет җәмгыяте өчен җайсыз кешене Б.Пастернак доктор Живаго образында булдырды. Т.Галиуллин 5) Урыны яки вакыты уңайсыз булган. Әче үч тойгысы нигә шулай соңгарып килде дә, күңелем үтә җайсыз урында шулай давылланды? А.Гыйләҗев. Иллә дә җайсыз вакытка билгеләнгән бу практика. М.Мәһдиев. [Мөхәммәт бабай:] Бик җайсыз чагыңа туры килгәнмен икән, энем, ачуланма инде. Ф.Яруллин 6) Күңелгә ятышсыз, кәефкә начар тәэсир итә торган, урынсыз. Бәхил булыгыз, әгәр эш вакытында берәрегезгә җайсыз сүз әйткән булсам, мине кичерегез. М.Мәһдиев 7) Катлаулы, читен. Иң җайсыз бер сорауга егет ике дә уйламыйча җавап бирде. М.Мәһдиев. Тизәйткечләр әйтелешләре ягыннан телне чәбәләндерерлек дәрәҗәдә җайсыз хәрефләр кабатламасыннан тезелгән сүзләрдән һәм җөмләләрдән торалар. Н.Исәнбәт 2. рәв. мәгъ. 1) Уңайсыз, ипсез рәвештә, табигый торышны сакламыйча. Гөлшәһидә, җайсыз басып, аягын каймыктырган иде. Г.Әпсәләмов. – Колхоз председателе Ислам абый юкмы дип сугылуым иде, – дигән булды ул, ишек төбендә җайсыз тукталып. Ф.Хөсни. Шулай диде дә Зуфирә, мамык кебек йомшарган аякларын җайсыз басып, баскычтан төшеп китте. М.Маликова 2) Күңелсез, ямансу. Сездән айрылып, туганнар, җайсыз, уңайсыз тору; Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору. Г.Тукай 3) Әйбәт түгел, кыен, читен. Башлап та очларга өлгермәсәм, җайсыз булыр. М.Әмир. Вакытында килеп өлгермәсәк, кунаклар алдында җайсыз булыр. Казан утлары 3. и. мәгъ. к. җайсызлык. «Балык – тирәнне, адәм яхшыны эзли» ди рус мәкале. Югыйсә адәм баласы балыкка охшарга тиеш түгел бит. Җайсызны үзенә җайлы итә белергә тиеш. М.Маликова ◊ Җайсызга килү Кыен булу, авырга туры килү. Атлар кузгалып киткәч тә, Фәтхигә бераз вакытлар эш җайсызга килде. Ш.Камал. Җайсыз җаный Көйсез, тиз үпкәләүчән кешегә карата әйтелә |