ҖАЙЛЫ-ҖАЙСЫЗ рәв. 1) Бик үк җайлы булмаган вакытта. Бәхетсезлек өчен юк фасыллар, Җайлы-җайсыз вакыт, көн вә төн. Ф.Шәехов. Җайлы-җайсыз килеп йөрү 2) Теләсә ничек, тәртипсез, таркау; берсе өстенә берсе өелгән хәлдә. Җайлы-җайсыз яткан агачлар аша аланлыкка чыктык. Казан утлары 3) Бик үк җайлы тәртиптә булмаганча, төгәл җиренә җиткермичә. Юлда да гел шуның хакында сөйләштеләр, җайлы-җайсыз итеп булса да, Харис үзенең аңа бик тә бурычлы икәнлеген аңлатты. Л.Гыймадиева 4) Ипсез, тәртибен белмичә. Көпшәне җайлы-җайсызрак тотсаң, җиңсә пожарныйны селтәп атарга да күп сорамый. Р.Кәрами 5) Хәтер сакламыйча; күңелгә тидереп, урынсыз. Чагыштыру Вәлидигә ошап бетмәде, әлбәттә. Әмма ул сер бирмәде, җайлы-җайсыз әйтелгән сүзне йотып кына куйды. Р.Мөхәммәдиев |