ҖАЙЛЫ с. 1. 1) Файдалану өчен уңай, ипле. Хәзер күгәрченнәрнең ояларын икенче җиргә күчердек – җайлырак та, яхшырак та булды. Ф.Хөсни. Әмма шәфкать туташының: «Урыныгыз җайлымы, яралы?» – дигән соравына ул берни дәшмәде: барыбер түгелмени? М.Маликова

2) Вакытлы, кулай. Бәхеткә, аның бик җайлы вакыты туры килде. Ф.Хөсни. Кыш та җылы, җил дә җайлы, Һавалар да саф тышта… Х.Туфан

3) Уңайлы шартлары булган. Бервакыт улым миңа: – Әткәй, ялгыз кешегә кайда да ярый, бу бүлмә балалар өчен бик уңайлы, әнә синең өчен тегендә бик җайлы урын бар... – диде. Ш.Камал. Хатыны терелеп чыкканчы, чит күзләрдән югалып тормакчы ул. Ә аның өчен иң җайлы урын – Зуфирә квартирасы. М.Маликова

4) Ипле, әйбәт, яхшы (холыклы), күндәм. Нарядчик күптән түгел генә билгеләнгән, юаш, җайлы кеше иде. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. Җай белән, ипләп. Аның җыйнак, тыгыз тәненнән, --- һәрнәрсәне җайлы тота торган кулларыннан гайрәт, көч бөркелә. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә