ҖАЙЛАШУ ф. 1) Урнашу, төпләнү; җирләшү. Саба күрсәтелгән урынга җайлашты. К.Насыйри. Агыйдел, Дим, Ашказарларның буенда җайлашып, Ямьле җәйне үткәрәләр җәй буена сайрашып. М.Гафури 2) Нинди дә булса шартларга яраклашу, шул шартларда яшәргә күнегү. Кайвакыт чыршы урманында бер үлән дә күреп булмый; бары кымызлык кына чыршылар астында үсәргә җайлашкан. И.Рәхимов, К.Ибраһимова. Үсемлекләр бергәлеге күп мең еллар дәвамында акрынлап хасил булган. Нәтиҗәдә, бергәлектәге үсемлекләрнең төрле төрләре бергәләшеп үсүгә җайлашалар. Биология. Шартлы һәм шартсыз рефлекслар аркасында, хайваннар әйләнә-тирәлеккә бик яхшы җайлашалар. Дарвинизм нигезләре 3) Ярашу, ияләшү. Демократиядән авыз иткән кешенең реаль социализм шартларына күнегә һәм җайлаша алуына алар ышанмаганнар. А.Тимергалин. [Чыпчыкны] Чыгарып җибәрсәләр, минем янга очып килә, минем адымга җайлашып, йөземә якыная. З.Зәйнуллин. Алар [ала каргалар] тавыш-тынсыз гына ботакларга куналар, бераз шыбырдашалар, җайлашалардыр инде. Мирас 4) Берәр төрле хәл яки мөнәсәбәткә яраклашу. Аңлаша алам, Җайлаша алам, Алдаша алам бик уңай; Инде синсез яшәргә дә Өйрәнеп киләм бугай... Р.Рахмани. Нигә, имеш, бераз җайлашмыйсыз Аркан исә торган җилләргә? Р.Гәрәй Җайлаша бару Аз-азлап, акрынлап җайлашу. Кайсы беренчел: йомыркамы, тавыкмы? Бал кортымы, чәчәкме? Мондый сорауларга бердәнбер дөрес җавап шул: тарихи үсеш процессында һәр ике сыңар бер-берсенә җайлаша барганнар һәм хәзерге хәлгә килгәннәр. Р.Әхмәтьянов Җайлаша башлау Җайлашырга тотыну. Аңа хәзер шушы хәлендә – дөм сукыр һәм ялгыз килеш яшәргә өйрәнергә, тормышка җайлаша башларга кирәк иде. Ф.Бәйрәмова Җайлаша төшү Беркадәр, бераз җайлашу. Бу очракта ул интернетка җайлаша төшә, компьютер клавиатурасы гадиләшә, димәк, алфавит үзе дә универсаль һәм конкуренциягә сәләтле була. Р.Хәкимов Җайлашып бетү Бөтенләй, тулысынча яки барсы да җайлашу. Ниһаять, барысы да җайлашып беткәч: – Тыңлыйм сезне, – дип куйды. Р.Сәгъди. Әткәй кулына җайлашып беткән кораллар минем кулга да ип килеп тора. Х.Сарьян Җайлашып җитү Бөтенләй, тулысынча җайлашкан хәлгә килү. Көн итешләре тәмам җайлашып җиткәндә генә, бәллүр савыт идәнгә төшеп чәлпәрәмә килмәсенме! Т.Галиуллин Җайлашып калу Җайлашкан хәлгә килү, җайлашырга өлгерү. Кышка кадәр бу авыр эшләр җайлашып калды Җайлашып китү Ниндидер сәбәптән, вакыттан соң җайлашу; әкренләп җайлашу. --- бу кечкенә песи баласы берүзе генә кырыс, кыргый тормышка җайлашып китә алырмы икән? Ә.Сафиуллин. Ул [ондатра] яхшы җайлашып китә, үрчи һәм хәзер затлы мехлы җәнлекләр промыселының әһәмиятле объектына әверелә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы Җайлашып тору Әле, хәзерге вакытта җайлашу. Биегәндә, аларга бер-берсенең аягына басудан куркып, сагаеп, җайлашып торасы булмады. Һәдия белән бию бик рәхәт, җиңел икән. М.Маликова |