ҖАЙЛАШТЫРУ ф. 1) йөк. юн. к. җайлашу

2) Нинди дә булса шартларга яраклаштыру, шул шартларга, мөмкинлекләргә туры китерү. Сингапурдан өйрәнеп кайткан алдынгы тәҗрибәне Татарстан мохитенә җайлаштыру өчен, Россиядә дәүләт сәясәтен һәм приоритетларын яңадан карарга кирәк. Шәһри Казан. III Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында татар гаиләсен төзү һәм аны бүгенге тормышка җайлаштыру мәсьәләләре турында сөйләшү үткәрелгән иде. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә