ҖАЙЛА’У ф. 1. 1) Кулланырга, тотарга, эшләргә җайлы хәлгә китерү, уңайлы итү. Исән йөргән берничә малай белән хәрби формаларны көйләдек, караватлар җайладык, хуҗалык эшләренә йөрдек. М.Мәһдиев. Кунактан кайтышлый, бу кеше безнең колхозга янә туктала, сораша, умартаның урынын җайлый, акыл бирә... Ф.Хөсни. Ул урындыкта шундый җайлап, иркә мәче кебек күзләрен кысып, рәхәт итеп утыра, аркасыннан сыйпап җибәрсәң, мырлап куяр кебек тоела иде. М.Маликова

2) Нәрсәнедер билгеле бер тәртипкә китерү, тәртипкә кертү, җайга салу, көйләү. Сәүбән абый ат җигеп бирә, чанага солы, вика тутыра, толыпны җайлый. М.Мәһдиев. Равил Фәйзуллин безне ачык йөз белән каршы ала, вак-төяк эшләрен җайлый да безне стадионга алып китә. М.Галиев

3) Берәр кешенең кәефен табу, аның уңай мөнәсәбәтен булдыру. Кемнәрне җайларга, кемнәрне майларга, кемнәрне алдарга туры килгәндер дала улы Җаксыбаевка, әмма бригада картларының җанын саклап калырга чат ачылды. А.Гыйләҗев. Ханиевкә эшне ничек тә җайларга, карчыкның күңелен күрергә кирәк, шуңа күрә ул өй эчен яңгыратып сәлам бирде. М.Шаһимәрдәнов

4) Үтәү, башкарып чыгу. Шулай итеп, Исәнтәй ата кам белән дә уртак тел тапты. Уртак тел тапкач исә, Сырга бикә белән Кәринә бикәнең үтенечен җайлау бөтенләй авыр булмады. Н.Фәттах

5) Кору, эшкә көйләү (машинаны, аппаратны һ.б.). [«Казмаш» заводы] С-80 тракторына җайлап йөртелә торган куак кискечләр, тракторга запас частьлар эшләп чыгарган. Г.Әпсәләмов. Фермада салам кискеч машинаны электрга җайлау

6) Үгетләү, үгетләп күндерү. Хәтирә үзенең эшкә ашыгуын әйтте. Майбәдәрне юатып, аны да үзе белән бергә алып чыгып китәргә җайлады. М.Әмир

7) күч. Алдау, ялган сөйләп, кешене ялгыштыру, хәйләләп күндерү. Инде Иблис барча эшне җайлады: Оста тел берлән халыкны майлады. Ш.Бабич

2. җайлап рәв. мәгъ. 1) Ипләп, әдәпле генә, каты бәрелмичә. Билгеле, минем үтенүем буенча, ул башта Һаҗәрне үзләренә кич утырырга чакырган, аннары, ничектер җайлап, көйләп кенә, кинога барырга күндергән. Ә.Еники. Беркөнне әти җизни алдында язның күңелле күренеп торуы турында сүз башлап җибәрде, шуннан, җайлап кына күчеп, ахырында сыерны үзебезгә кайтарырга вакыт җитеп килгәнлеген сиздерде. Ф.Хөсни

2) Кешенең кәефенә туры китереп, йомшак кына. Күрәсең, Тимери бик тиз сүрелә торган кеше иде булса кирәк, Хәерниса җайлап әйтүгә, ул бераз йомшарды. Г.Бәширов. Карале, улым, җайлап кына әйт әле, тәрәзә яңаклары какшаган, бер килеп рәтләп китмәс микән? М.Маликова

3) Ипләп, рәтен, тәртибен белеп, тиешенчә, кабаланмыйча. Әлеге бабай белән шаян малай --- кабыктан эшләнгән тубал алып киләләр. Бабай туз кашык белән җайлап кына кортларны тубалга соса башлый. А.Алиш

Җайлап бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы җайлау

Җайлап бетерү 1) Бөтенләй, тулысынча җайлау; җайланган хәлгә китерү

2) Бөтенесен җайлау, хәл итү дәрәҗәсенә җиткерү. Урын һәм башка якларын җайлап бетергәннән соң, эш афиша бастыруга килеп терәлде. Ф.Хөсни

Җайлап җибәрү Артык озакка сузмыйча, җайланган хәлгә китерү, җайларга өлгерү. Тормышыбызны бер көйгә җайлап җибәрсәк тә, без яңадан-яңа теләкләр һәм бурычлар белән янып яшибез. Ә.Еники

Җайлап кую Алдан ук җайлау, җайланган хәлгә китерү. Кунагыңны урнаштыруны хәл иттеңме соң? Гостиница ягын алдан җайлап кую зыян итмәс. М.Юныс. Әтисенең костюмын элеккечә җайлап куйыйм дигәндә, нәрсәгәдер ияреп, бер бит кәгазь килеп төште. Ф.Яруллин

Җайлап тору 1) Даими рәвештә җайлау, бертуктаусыз җайлау

2) Әле, хәзерге вакытта җайлау эшендә булу

Җайлый бару к. җайлап бару. Каенанасының баштарак сиздергән ризасызлыгын да, ире аша җайлый барып, күндергән кебек иде. Н.Гариф

Җайлый башлау Җайларга тотыну. – Юрганыгызны ачыгыз, – диде профессор авыруга һәм фонендоскобын колагына җайлый башлады. Г.Әпсәләмов. Печән өсте җитеп килә иде. Йортларда чалгы кайрый, чалгы сапларын җайлый башладылар. М.Галәү

Җайлый төшү Тагы да бераз җайлау; бераз җайлаган хәлгә китерү. Ул корбанын тотарга җыенган җанвардай бераз күтәрелә, кулына алган ефәк бауны җайлый төшә. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә