ҖАЙЛАНУ ф. 1) Тәртипкә килү, рәтләнү, көйләнү, җайга салыну. Ниһаять, барысы да җайланды, ипләнде булса кирәк. Р.Мөхәммәдиев. Сайрар кошкайларымның тормышы җайланды дип, мин дә иркен сулап куйдым. Ә.Салах 2) Яхшыру, әйбәтләнү, канәгатьләнерлек хәлгә килү. Чәй эчеп җибәргәч, хәлләр минем җайланды. М.Әмир. Сергейның бүген кәефе әйбәтрәк шикелле иде: бераз гына хәле җайланды исә, ул мәзәк кенә сөйләнә башлый. Х.Камалов 3) Җайга килү, кирелекләр, каршылыклар бетеп, яхшыга әйләнү, карышмый башлау (кешенең үз-үзен тотышы, тәртибе турында). [Вәли] Минем тарафтан шул яшенә җиткәнгә кадәр ата-анасыннан да ишетмәгән тәмле, татлы сүзләрне ишеткәч кенә, бераз җайланды. Г.Камал. Алар арасында буталырга яхшысынмады... – Хәзер аралары җайланган бит инде! – диде Зуфирә, сызланып. М.Маликова 4) Нинди дә булса шартларга яраклашу, шул шартларда яшәргә күнегү. Ир – җиргә, хатын иргә җайлана. Мәкаль. Керәшә һәм карлыгачларның канатлары озын, алар очуга яхшы җайланганнар ---, бу кошлар бөҗәкләрне һавада очкан хәлдә тоталар, аларның аяклары җирдә йөрүгә җайлашмаган. Дарвинизм нигезләре 5) Нинди дә булса бер эш, гамәл үтәү өчен, механизм махсус көйләнү. Әнә Илгизәр белән берничә малай, тракторга җайланган тырмалар төркеме күпергә сыймаганлыктан, кичүдән чыгып яталар. Г.Бәширов. Ул килгәндә, инде ферма мөдире шунда ---, сыерны махсус җайланган стойлога бәйләгәннәр. Ф.Хөсни. Бер читтә су эчәр өчен махсус җайланган кран тора. Казан утлары 6) Нинди дә булса хәлгә, тирәлеккә яраклы итеп эшләнү. Салынган чакта аларның да йорты шулай байларча иркендә, рәхәттә яшәү өчен җайланган булган. Н.Фәттах. Кич белән кайнар аш бирделәр, агачлар ышыгына җайланган ачык клубта «Антоша Рыбкин» дигән кино күрсәттеләр. Х.Камалов 7) Эшләү өчен җайлы, уңайлы булу, көйләнү, ипләнү (мәс., эш коралы). Башта ат белән махсус җайланган сабаннар ярдәмендә, бер метр чамасы ара калдырып, алан кәсен сөреп, ярдырып аласың ---. Н.Гамбәр 8) Остару, нинди дә булса эшне оста итеп эшләргә, башкарырга өйрәнү. Кайчан карама – капка төпләрендә җигүле ат торыр, ә Сәмигулланың күзе майланган, эше җайланган булыр иде. Ф.Яруллин Җайлана бару Акрынлап, аз-азлап җайлану. Мин, эшнең әкренләп җайлана барганын күргәч, киенеп, тышка чыгып китәргә уйладым. М.Гафури Җайлана башлау Җайлануга таба үзгәрү Җайлана төшү Бераз җайлану. Отделение командиры белән аралар соңгы вакытта шактый җайлана төште. Ә.Маликов. 1943 елның башында икмәк, ашау-эчү белән тәэмин итү мәсьәләсе бераз җайлана төште. Г.Бәширов Җайланып бару к. җайлана бару. Эшләр үзенчә җайланып барганда, бервакыт өйгә теге кызның әнисе – авылдагы күрше апа килеп керде. Т.Миңнуллин Җайланып бетү Тулысынча, бөтенләй җайлану; җайланган хәлгә килү. Ул кайсының – кырын ятып, кайсының утырып, җайланып бетүен көтте. Г.Бәширов Җайланып җитү Тәмам, ахырга кадәр җайлану. --- теләсә кайсы марка тракторның двигатель тавышыннан, йөрү тавышыннан кай җирдә нәрсәсе җайланып җитмәгән икәнен әйтә алам. М.Мәһдиев. Өстә төзелгән план үтәлә, әмма кешеләрнең тормыш-көнкүреше һаман җайланып җитмәгән. Х.Камалов Җайланып калу Җайланган хәлгә килү; ниндидер бер моменттан соң җайлану Җайланып килү Акрынлап җайлана башлау; аз-азлап җайлану. Җайланып килә торган эш белән канатланган укытучыны кинәт шикләнү, курку чолгап алды. Ә.Фәйзи. – Мин бит сине городка алып китәм, тирес оясында күпме яшәргә була? – Юк, хәзер соң инде, безнең монда да тормыш җайланып килә. Ә.Салах Җайланып китү 1) Тиз арада яки кинәт, соңгы вакытта, ниндидер шарттан соң җайлану. Гомәрхан көн-төн эштә, тормыш ярыйсы гына җайланып китте сыман бу елда. Ф.Сафин. Безнең янга төшеп аралашкач, сөйләшү үзеннән-үзе җайланып китте. М.Юныс 2) юкл. форм. Берничек тә килеп чыкмау, һич җае табылмау. Сүз, әллә ничек, җайланып китми иде. Башка вакытта шулкадәр сүзчән Михаилның хәзер генә шулай сүз таба алмый утыруы Хәятка сизелми калмады. Ф.Әмирхан. Җыеп әйткәндә, Казан университетындагы даими археографик экспедициянең башлануы кинәт кенә дә килеп чыкмады һәм шома гына да җайланып китмәде. М.Госманов Җайланып кую 1) Көтмәгәндә, кинәт җайлану 2) Алдан ук җайланган булу Җайланып тору Әле, хәзер җайланган хәлдә булу. Ул, ничектер, үзеннән-үзе ритмик сөйләмгә ярашып, җайланып тора. Х.Туфан |