ҖАЙЛАНМА җый. и. 1) Берәр төрле эшне башкару өчен ярдәм итә алырлык әйбер, теләсә нинди эш кирәк-ярагы, махсус җиһаз, прибор. ХIХ йөзнең 80 нче елларында Казанның «Касыймия» мәдрәсәсендә шәкертләрнең дәрестә астролябия, циркуль һ.б. геометрик прибор һәм җайланмалардан файдаланулары билгеле. Р.Әмирхан. Бер кырыйда верстак, металл кою җайланмалары, тагын әллә ниләр... Г.Галиева. Квадрант – горизонт өстеннән күк җисемнәренең биеклеген үлчәү өчен кирәк булган почмак үлчәү җайланмасы. Г.Дәүләтшин 2) махс. Тереклек ияләрендәге үзләре яшәгән шартларга яраклашудан барлыкка килгән табигый үсентеләр, саклагыч чаралар. Күп кенә үсемлекләрнең орлыкларында су һәм хайваннар ярдәмендә таралу өчен җайланмалар була. Әгәр дә мондый җайланмалар булмаса, орлыклар, үзләрен үстергән үсемлекләр янына гына коелып, уңайсыз шартларда калырлар иде. Е.Веселов. Һәрбер терек зат үзе яшәгән шартларда исән калуны, үсешне һәм үрчүне тәэмин итә торган җайланмаларга ия була. Дарвинизм нигезләре. Балыкның яхшы үскән парлы һәм парсыз йөзгечләре бар. Бу җайланмалар суда тиз хәрәкәтне тәэмин итәләр. Биология |