ҖАЙДАК II и. зоол. Элпәканатлылар отрядыннан, личинкасы башка бөҗәкләр тәнендә паразит булып яши торган вак бөҗәк (кәбестә күбәләге, каенлык кискече һ.б.); русчасы: наездник. Җайдакларның ана җенесе үзенең корбанын эзләп таба да, аны иярләгән кебек (шуңа күрә исеме дә «җайдак»), өстенә менеп утыра һәм, күкәй салып, аны зарарлый. Биология |