ҖАЙДАК I и. 1) тар. Атка атланган гарәп сугышчысы

2) Ат менгән кеше. Рухы төшкән җайдакның аты чапмый. Мәкаль. Узган гасырда Англия сазлыкларының берсендә кайчандыр шул сазлыкка кереп баткан һәм, торф черегәндә череп, күмергә әйләнгән ат һәм кораллы җайдак гәүдәсен табалар. А.Муранов. Кинәт гаскәр икегә аерылды. Шулар арасыннан бер җайдак туп-туры безнең өйгә таба юл тотты. Казан утлары

3) Чабыш аты, чабышкы. Атлар барда, бәйге тотарлык җайдаклар була. М.Рафиков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә