ҖАЙ-ӘМӘЛ җый. и. 1) Мөмкинлек, чара, ысул, җайлы момент. Ул вакытны авызлыклый белә: «китап» дигән кәүсәр чишмәсенә иелеп, туган телебез аһәңеннән шифа, рухи пакьләнү алырга, бәгырен йомшартып, акыл-зиһенен чарларга җай-әмәл таба. Ватаным Татарстан 2) Сәбәп, форсат, уңай вакыт. Кенәз исә, Казан ханлыгына бәйләнергә җай-әмәл тууына сөенә-сөенә, тиз арада Касыйм ханны яубаш итеп, аңа кенәз Оболенский җитәкләгән рус гаскәрен дә ияртеп, казанлылар тарафына беренче тапкыр яу оештыра. М.Хәбибуллин |