ҖАЙ I и. 1. 1) Әйбернең, эшнең, хәрәкәтнең үзенә хас, тиешле тәртибе, билгеле бер эзлеклелеге, көе. Мәгәр бу дөньяның бер җае әйләнмәсме, миңа да кояш карамасмы, дигән өметем юк имәс. Г.Ибраһимов. Кодагый – бик мәнле, бик һәйбәт кеше, эшнең җаен бик белә торган кеше. Г.Камал. Ат сбруеның җаен ул яхшы белә, шуңа күрә каешларны бөтенләй кисеп чыгармады. Р.Мөхәммәдиев 2) Иплелек, уңайлылык. Һәркем үзенә җайны карый, җәен дә лайны карый. Мәкаль. Тора-бара юлда утырганнарга да җае табылды: аларга, кысылып булса да, урын бирделәр. Г.Мөхәммәтшин 3) Эш-хәлнең булу-булмавын тәэмин итә торган чара, мөмкинлек. --- Ул иртәдән бирле шундый җайны туры китерә алмавына бик тә, бик тә гаҗиз иде. С.Рафиков. Инде җай килә икән, җәйнең теләсә кайсы көнендә безнең бакчаны күреп чык. М.Мәһдиев. Хуш, син җүләрлек эшләдең, ди. Аны төзәтерлек бернинди дә җай юк идемени соң? Р.-Н.Гүнтәкин 4) Нәрсәдер эшләргә уңайлы момент, форсат. Җае чыкканда, аннан көлдек. М.Мәһдиев. Җаныңның ваклыгын сылтама заманга, Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да. Р.Фәйзуллин. Без өй буендагы эскәмиядә янәшә утырып тордык. Мин перчаткаларны бүләк итәргә җай таба алмадым. М.Маликова 5) сөйл. Эш-хәлнең булуын тәэмин итәрлек шарт; матди мөмкинлек, рәт, барлык. Эшнең җае булмаса, коймакның мае булмый. Мәкаль. Җае барның мае бар! Төшемле генә кәсеп. Р.Сибат 6) Ният, план, исәп. Әтиеңнәр ничек, күнәргә җайлары бармы? М.Фәйзи. Әни бераз рәтләнгәч, күчү җаен карарга кирәк. А.Шамов 7) Яраклашкан бер көй, бер уңай, ярашкан тәртип. Ферма эше, бер дә туктый белмәгән сәгать шикелле, үз җае белән барып кына тора. Ә.Еники. Кыз аның җаена туктап-туктап барды. Казан утлары 2. с. мәгъ. 1) к. җайлы. Хисами өчен бик җай вакыт иде бу, шуңа күрә ул карчыкның сүзләрен өзеп алгандай итеп бүлде дә әйтәсе фикерен ялгап китте. Г.Минский 2) Үз көенә генә ипләп эш итүчән, күндәм. Матур, үткен, ачы телле, шаян дусты хәзер --- дәртсез, җай бер казак хатыны булып әверелгән. Г.Ибраһимов 3) Яхшы, уңай, файдалы. Җангали бичарагамы мәҗлестә болай аяк вә арка терәп сөйләшү, кем авызыннан җай сүз чыгар дип көтеп торыр-торыр иде дә, бичара, иснәп утыра башлар иде. М.Хәбибуллин 3. рәв. мәгъ. 1) Салмак, тын гына, үз уңаена. Чәч кузгатып, Җай искән Таңгы җилем, исән бул! Дәрдемәнд. Ник ярсый бу елга, ник шаша, ник таша? Тын акса, ни була, Җай гына, уртача? М.Җәлил. Елганың уртасыннан чынлап та зур боз кисәге, сал шикелле булып, җай гына агып килә иде. Ә.Фәйзи 2) Ипләп, ашыкмыйча, кабаланмыйча. Дустыңа ат бирмә, бирсәң, җай йөр, димә. Мәкаль. --- анда әллә ни нәрсә күренмәгәч, җәяүләп, җай гына түбәнгә кузгалды. Ф.Мансуров. Аты болдыр янында ук тора иде. Сөембикә җай гына атланды һәм Хан капкасына таба кузгалды. Мирас 3) Хәлдә, халәттә, рәвештә. Алар да, без дә – күчмә халык, бер җайда көн күрәбез лә... М.Хәбибуллин 4) Чираты белән, бер-бер артлы, эзлекле рәвештә. Хәзер, сеңелкәем, җае белән сөйлим. Н.Гыйматдинова 4. җаена бәйл. функ. Нәрсәнең дә булса юнәлешенә, уңаена туры китереп эшләүне белдерә. Бик иртә тотынган ул, Кул җаена сынап караган Әүвәл үз йортыннан ул. С.Хәким. Дәшмәдем, ваза да, әнкәсенең кадерле рәсеме дә сүз җаена иң кулай нәрсәләр иде, югыйсә. А.Гыйләҗев ◊ Җае белән Җай туры килгәндә, мөмкинлек туганда. Әнисе белән теләсә кайсы темага гәп куертып була, тормыш күргән, зирәк хатын. Бер җае белән үз тормышын да сөйләде. Сөембикә. (Үз) Җаена кую 1) Ашыктырмау, кумау. Юлга чыкканнан соң, ул атны, юыртырга әйдәмичә, үз җаена куйды. Ш.Камал; 2) Берәр эш эшләүдән тыймау, юл кую, рөхсәт итү; 3) Эшне үз агымына кую, эшне тәртипсез рәвештә алып бару. Җаена сыпыру Кемнең дә булса кәефенә ярарга тырышу, кәефенә карап эш итү. Җаена тору Кемнең дә булса теләгенә каршы килмәү, ул дигәнчә эшләү, кәефенә ярарга тырышып тору. – Я, Ирек белән ничек? – Болай җаена торганда ярый. Ш.Усманов. Җаена төшенү к. җаена төшү (1 мәгъ.). Совхоз директоры заманында үзе дә тракторчы булган. Соңыннан, тормышның җаена төшенеп, шул ук совхозга баш була. Н.Гариф. Җаена төшү 1) Тәртибен өйрәнү, белеп, аңлап алу. Эш – миннән, мин эштән канәгать дигәндәй, җаена төшә барам. Х.Сарьян; 2) Элекке уңайлы хәленә кайту. Гүя үлән таш астыннан шытып чыга. Сөенәмен: Үз җаена төшә дөньям. Ф.Солтан. Җаена яту 1) к. җаена тору. «Җаена яту» дигән нәрсә кыйммәткәрәк төшә шул. Ш.Усманов; 2) к. җаена төшү (1 мәгъ.). Эшнең җаена яттым да, эшлим дә эшлим. Н.Фәттах. Җаен китерү Уңай вакытын туры китерү; уңай моменттан, форсаттан файдалану. Сүз җаен китереп, бабайдан: – Әллә сезнең үз ата-бабаларыгызга берәр ачуыгыз, үч-мазарыгыз бармы? – дип сорыйм. М.Усманов. – Шулай да, җаен китереп, күктән дә нык кына файдаланып алган чаклар булгалый, – дип, Нәфисә ничек эшләүләрен сөйләп китте. Г.Бәширов. Җаен табу 1) к. җаен китерү; 2) Шартларга җайлашу, яраклашу. Менә ич мин дә җаен табарга теләп йөрим. Г.Насрый. Җаен тартып карау Кемнең дә булса берәр эшкә, нәрсәгә карата мөнәсәбәтен белергә тырышу. Җаен туры китереп Вакытына җайлашып, уңайлы моменттан, мөмкинлекләрдән файдаланып. Җаен туры китереп, бу турыда район җитәкчеләре алдында мәсьәлә кузгатып карасак? Ф.Хөсни. Җае туры килеп торганда к. җай килгәндә. Әйе, җае туры килеп торганда, нигә аңа Өмит алдында бераз гына булса да мактанмаска! М.Маликова. Җае чыккан саен Мөмкин булган һәр очракта. Бу «затлы» өстәл нигъмәтен тәмләгән Мөхәммәт Мәһдиев белән Фәрваз Миңнуллин, җае чыккан саен, әле хәзер дә, шаяртып, искә төшереп торалар. Т.Галиуллин. Җайга килү 1) Тәртипкә килү, рәтләнү; 2) Билгеле бер эш башкарырлык хәлгә килү, җайлылану (эш кораллары һ.б. турында); 3) Яхшыга әйләнү, уңайлану, кирелеге бетү (кешенең үз-үзен тотышы, тәртибе турында). Җайга салу (китерү). Эшне юлга-көйгә салып җибәрү, тәртипкә китерү. Эшләрене җайга салгач, Дүрткә тулгач хатыны, Күңеле була, этли башлый Көн дә шәкерт халкыны. С.Рәмиев. Ләкин, сәүдәгәрләрнең олауларын саклау өчен, илдә иминлек кирәк иде. Җангали хан моны да җайга салды шикелле. Мирас. Җай гына Ашыкмый, кабаланмый, салмак кына, үз көенә. Елга буенда кечкенә генә аланда учак яна, ут янында утыручылар җай гына әңгәмә куерталар. М.Усманов. Ахырысында әңгәмә җай гына ага башлады. Р.-Н.Гүнтәкин. Җай аккан бу сүзләрдә тормыш бизәкләре янып торалар, һәм шуңа күрә алар тормышның үзе төсле җылы, саф иделәр. Ф.Хөсни. Җай килгәндә Уңай момент, форсат булганда. Әйе, Хәдичә Галимҗан абыйсының, агроном була торып та, Заготкож арбасында чабуын бик ошатып бетерми, бу турыда, җае чыкканда, һаман шулай төрттергәли иде. Ф.Хөсни. Җае чыкканда, бу риясыз, баламишкинлыгы ярылып яткан, әдәбиятны ихлас яраткан якты кешегә рәхмәтемне әйтәсем килә. А.Гыйләҗев. Җай табу к. җаен табу. Урамда торган машина, пыялаларны дерелдәтеп, урыныннан кузгалып киткәч кенә дәшәр җай тапты Фатыйма апа. Р.Мөхәммәдиев. Барлык хатларында диярлек ул [Сибгат Хәким], Казаннан читтә яшәүчеләрне юатырга, күңелләрен күтәребрәк куярга җай таба. Т.Галиуллин. Җай туры килгәндә к. җай килгәндә. Ләкин күзләреннән күренеп тора: --- аны бу матур өйгә китереп керткән сәбәп бөтенләй башка: Халисәне күреп, --- җае туры килсә, аны бүген кичкә клубка чакыру иде. Ф.Хөсни. Җай чыгу Уңайлы момент барлыкка килү, вакыты туры килү. Мин анда күптән барырга җыена идем. Җай чыгуы бик яхшы булды әле. Г.Әпсәләмов. Әмма йортны төзәтергә һаман кул тимәде, кул тисә, байлыгы җитмәде, имананы арттырырга һаман җай чыкмады. Ә.Фәйзи. Аннан, бу колбасниклар артык уяу халык түгел шикелле, шаять, алдап булыр үзләрен, тик җай гына чыксын. Ә.Еники |