ҖАЗИБӘЛЕ с. Үзенә җәлеп итә торган, үзенә тартып торган. Хәнифнең яшь күңелен җазибәле Әминә үзенә бәйләгән. Ф.Вәлиев. Сәгыйд һичбер нәрсәдән ләззәт алмый, --- Галимәнең алсу йөзләрен, йөзенең күркен арттыра торган җазибәле керфекләрен --- үз күз алдына китереп кую гына аңа ләззәт вә кәеф бирә иде. Г.Ибраһимов. Син аның акылын-фигылен, җазибәле йөзен күреп җиткермәдең әле. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә