ҖАЗИБӘ и. гар. иск. 1) Кешенең күңелен үзенә тартып, җәлеп иттереп торган сихри көч, сыйфат; сөйкемлелек. --- гади кием кигән вакытында, үзенә башка бер җазибә вә мәхәббәтле уладыр иде. Р.Фәхреддин 2) физ. Тарту көче, гравитация көче. Җазибә, ягъни тарту көче мәсьәләсе дә мөселманнар заманында мәгълүм түгел иде. Г.Ибраһимов |