ҖАВАПЧЫ и. 1) Журналистикада: кара-каршы оештырылган әңгәмәдә сорауларга җавап бирүче

2) юр. Гаепле дип табылган, җавапка тартылган кеше. Җавапчы туктады. Шәяхмәтнең күңелендә бу юлы да үзенчә бик үткер сөаль бар иде. Г.Ибраһимов. Хәзер Гайнан Ибраһимович алдында ике җавапчы: уң ягында – Комзин, сулда – Шумбутский. Икесенә дә бурыч-хокуклары аңлатылган. М.Насыйбуллин. – Тынлык! Җавапчыны бүлдермәгез! – диде судья. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә