ҖАВАПСЫЗЛЫК и. Эшкә, үзенә йөкләнгән бурычка салкын караш, җиңел мөнәсәбәт, гамьсезлек. [Нургали] Һәртөрле җебегәнлекне, салкынлыкны, җавапсызлыкны кызган тимер белән көйдерәчәк. Ә.Еники. Хәлбуки мондый аңлашылмаучылыкларның күпчелеге үзебезнең гамьсезлектән, наданлыктан, җавапсызлыктан килә. И.Низамов. Бу юлы инде бүтәнчә, күптәнге бәхетсез мәхәббәте хакында түгел, дөньяви мәгънәдә киңрәк, тирәнрәк уйланды: бу заман балаларының илтифатсызлыгы, җавапсызлыгы аны борчыды. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә