ҖАВАПСЫЗ с. 1. 1) Җавабы ачыкланмаган, җавабы билгесез. Бәхет ул минем өчен һаман җавапсыз табышмак булып кала бирде. Ә.Еники. Кызчык та, мин дә сүзсез аңлаштык, ахрысы. Кабат җавапсыз сораулар бирешмәдек. Р.Рахман 2) Игътибарсыз калган, илтифат күрсәтелмәгән, кабул ителмәгән. Унҗидедә без барыбыз да кемгәдер гашыйк, ул еш кына җавапсыз мәхәббәт була, яшьлек эгоизмы белән без кемнең кемне яратканын абайлап та бетермибез. Р.Мирхәйдәров. Аларның тәү мәртәбә сөю газабының тамчысын татыган һәм җавапсыз мәхәббәттән канатларын өттереп, шуны зур фаҗигагә санаган иләс чаклары иде. Н.Гыйматдинова 3) Анык түгел, ачыкланмаган. «Ни бар икән? Сираҗи нигә чакырды икән?» Шул җавапсыз уй белән өйгә кайтты. Г.Ибраһимов. Яшәгән саен, җавапсыз сорауларыбыз күбәя генә бара. Р.Шәрәфиев 4) Эшкә җиңел мөнәсәбәттәге, гамьсез, салкын. – Кемнәрнеңдер гамьсезлеге, хезмәтенә җавапсыз каравы аркасында, район экономикасына чамасыз зыян килә, – дип дәвам итте сүзен районның баш түрәсе. Ә.Моталлапов 2. рәв. мәгъ. Игътибарсыз калдырып, илтифат итмичә. Шаһимәрдән исә Шәкүрнең сүзләрен җавапсыз гына уздырып җибәрергә тиеш түгел иде. Ф.Яхин ◊ Җавапсыз калдыру Игътибарсыз калдыру, әһәмияткә алмау, илтифат итмәү. Габдулла бу бүлмәдә иркенләбрәк һәм теләбрәк сөйләште. Бер сорауны да ул җавапсыз калдырмады. Ә.Фәйзи. Кызның туры сүзен җавапсыз калдыру уңайсыз булды. К.Тинчурин. Хатларыңны җавапсыз калдырганым өчен гафу ит мине. Командировкаларда булдым, бер ай, авырып, больницада яттым. Ф.Яруллин. Җавапсыз калу 1) Фикерен дәлилләрлек сүз таба алмау, эндәшми калу, ни дә әйтә алмау. Фәхри бабай тагын җавапсыз калды. М.Гафури. Әмма дәшмәде, [Микәй] чак тыелып калды. Бик тә, бик тә кыен иде җавапсыз калу. Р.Мөхәммәдиев; 2) Әйтелгән сүз, сорау, хат һ.б.ш.га җавап булмау, җавап табылмау. Күңелләрне тынычсызлаган бу сораулар җавапсыз кала. Г.Ибраһимов. Егетнең соравы җавапсыз калды. М.Юныс; 3) Игътибарга алмау, илтифат итмәү. Җизни безнең ярлылык астына җилкәсен куярга бик үк ашыкмаса да, шулай да җавапсыз калмаган. Ф.Хөсни. Ләкин мондый чакларда җавапсыз калу хәтәр икәнлеген белгәнлектән ---: – Мин, шәһәрдән, чехлардан качып, монда килдем, – диде. К.Тинчурин; 4) юкл. форм. «Мин бу яхшылыкны онытмам, кайчан да булса, мин дә сезгә яхшылык белән җавап бирермен» мәгънәсендә. Ox, Рустик, яхшылыгыңа җавапсыз калмам, мең рәхмәт сиңа! Х.Ширмән. Җавапсыз карау Үтәргә дип өстеңә алган эшне юньләп үтәмәү, гамьсезлек күрсәтү. Кызганычка, аеруча баштагы чорда мәсьәләгә өстен-өстен, җавапсыз карау, күмәк киңәш тотмыйча, фәнни дәлилләүләргә нигезләнмичә, кабаланып, бер яктан икенче якка нигезсез ташланып эш итү очраклары еш булды. И.Низамов |