ҖАВАПЛЫЛЫК и. 1) Эшкә җитди караш, нәрсә өчен булса да җаваплы булу хисе. Ышаныч күрсәтү, шуның өстенә әле бераз мактап та кую кайбер кешедә бары тик җаваплылыкны гына арттыра. М.Хәсәнов. Әйе, кем генә булсак та, әлеге [киләчәк буыннар алдындагы] җаваплылыктан без барыбер котыла алмыйбыз. М.Усманов. Гаять батыр һәм ихтыяр көченә ия булган Кутузов үзенең хәрби карарлары өчен дә, үз солдатларының тормышы өчен дә җаваплылыкны үз өстенә ала белде. Н.Коробков 2) Мөстәкыйльлек; башлап йөрүче, әйдәүче йөкләмәсе. – Ярар, ярар, балалар бу якта булыр... – дип, тәртип өчен җаваплылыкны әниләре үз өстенә алды. Р.Мөхәммәдиев. Бөтенесен фәнгә генә кайтарып калдырма син. Игенченең тырышлыгын, үз өстенә төшкән җаваплылыкны ныграк тоюын онытма. Ф.Яруллин. Шуңа карамастан, ирләр бер вакытта да хатын-кызлар шикелле көчле булып, алардагы җаваплылыкны өсләренә ала алмый. М.Юныс 3) Мөһимлек, гадәттән тыш, хәлиткеч хәл булу. Сырга бикә белән киңәшмичә, берни эшләргә тиеш түгеллеген белсә дә, ул, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, кораллы кызларга боерыклар бирә башлады. Н.Фәттах. --- сугыш булмаячак! – дип җавап кайтарам һәм бераздан гына үземнең нинди җаваплы, җитди сүз әйткәнемне, үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны төшенәм. Р.Миңнуллин. Казан Кремле – бик үзенчәлекле урын. Биредә күпсанлы музейлар да урнашкан, дәүләт оешмалары да бар. Һәм, әлбәттә, Президент Сараеның да биредә булуы җаваплылыкны икеләтә арттыра. Мөселман календаре ◊ Җаваплылыкка тарту к. җавапка тарту. Күчереп утыртылганнарның мәҗбүри билгеләгән урыннан үз белдекләре белән китеп баруында гаеплеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Мирас |