ҖАВАПЛЫ с. 1. 1) Эшкә җитди карый торган, эшенә һәм үз-үзенә таләпчән. Бу егет – гүзәллектә Йосыф пәйгамбәр, Булсачы, кашки бер җаваплы хезмәткәр. Ә.Исхак. Шәхси язмаларында да ул [Сибгат Хәким] дәүләт кешесе, халык, әдәбият үсеше өчен җаваплы кеше булып кала алган. Т.Галиуллин

2) Берәр бурыч, вазифа йөкләнгән. Шулай күзәтә-күзәтә, Офицерлар йортына кереп киттем. Керсәм... анда вак түрәләр, җиңенә кызыл бәйләгән бик күп яшьләр, җаваплы кешеләр... М.Мәһдиев

3) Җитәкче урында эшли торган. Аннан соң, әфәнделәр, бу номерда торучы спекулянт та, контрреволюционер да түгел. Штабның җаваплы эшчесе, иске армия полковнигы, зур белгеч!.. К.Тинчурин. Аңа бер үк вакытта җаваплы мөхәррир вазифасы да йөкләнде. Казан утлары

4) Җитди, бик әһәмиятле. Аннары, бу гаять җаваплы «теманы» ерып чыга алмам, буталып бетәрмен, дип курыктым да, әллә бөтенләй язып тормаска микән дигән фикергә дә килгәндәй булдым. Ә.Еники. Ә иртәгә, дускай, минем особый көн булачак. Мин үз гомеремдә иң җаваплы эшкә китәм. Ф.Яруллин. Кыш буенча җыйналган пычрактан мәдрәсәне арындыру эшләрен Галиулла белән Камали кизүләр үзләре генә башкарып чыга алмагач, исән шәкертләрне дә бу җаваплы эшкә җиктеләр. К.Тинчурин

5) Хәлиткеч, мөһим; бик кирәкле, актуаль. Солдаттан калгач, Фәйзулла тормышның икенче баскычына: читен һәм җаваплы баскычына күтәрелде. Ф.Хөсни. Иң җаваплы һәм бик кирәкле бервакытта безнең кулга офицер «теле» эләкте. А.Әхмәт

6) күч. Тәкәббер, эре кыяфәтле. Һәм Муса Гали гаять җаваплы дәүләткүләм чырай белән документ укый башлады. М.Мәһдиев

2. рәв. мәгъ. Җитди итеп, аңлап. Гомумән, кемне дә булса туганнарга күрсәтү – бик җаваплы эш, ул яшьрәк чакта гына җиңел эшләнә, олыгайган саен, моңа җаваплырак карыйсың. М.Маликова

3. хәб. функ. 1) Кемнеңдер өстенә нинди дә булса бурыч йөкләнгән булу, башкарып чыгарга тиеш булу. Киләчәктә дә кешеләр борынгыдан калган хикмәтле Китаплар алдында баш иячәкләр... Шуңа күрә без узган чорлар алдында да, киләчәк буыннар каршында да җаваплы. М.Усманов

2) Башкарылган эшнең төгәл генә кем вазифасына каравы. Бүгенге авыр хәлдә калуыбыз өчен, без үзебез гаепле. Боларның барысына да председатель җаваплы. М.Мәһдиев

Җаваплы урын Хөкүмәт эшендә, югары органнар каршында яки берәр коллектив белән идарә итү вазифасы, хезмәт үтәү урыны. Ул тарткалашып тормады. Киресенчә, җаваплы урынга куюларын ошаткан сыман күренә иде. Г.Бәширов. Мәсьәләнең аяныч ягы шунда ки, әлеге караш җаваплы урыннарда эшләүче кайбер абруйлы иптәшләрнең җирле һәм хәтта үзәк матбугатта басылган хезмәтләрендә --- үткәрелеп килде һәм килә. Р.Әмирхан. Кияве исә аның – Чакмагыш башкорты – зур, җаваплы урында утыра. Ә.Еники. Җаваплы хезмәт к. җаваплы урын. --- справка кәгазьләрен алып кайтыр өчен һәм үзенең җаваплы хезмәткә керү шатлыгын Татьяна Тарасовна белән уртаклашырга дип, Чекага китте. К.Тинчурин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә