ҖАВАПЛАШУ ф. 1) Үзара сөйләшү, кара-каршы бер-берсенең сорауларына җавап бирү. Мохтар бу сүзен Шәрәфи картка юнәлтсә дә, төбендә ул Газизә белән җаваплашуны һәм Газизәнең хиссиятен сынауны күздә тота иде. Ш.Камал

2) Ярыш төсендә кара-каршы җыр яки шигырь әйтешеп сөйләшү. [Бу җыентыкта] Аның бер акын кыз белән тезмә табышмак әйтеше һәм кызның тезмә җаваплашуы бар. Н.Исәнбәт

3) Ризасызлык, канәгатьсезлек белдерү, каршы дәшү, карышу. Алар белән җаваплашырга юлың юк инде. Үзеңне саткансың: бар, буйсын. Г.Ибраһимов. Вакыт аз булу сәбәпле, малайлар озак җаваплашмадылар. Р.Мөхәммәдиев

Җаваплашып алу Кыска гына вакыт эчендә җаваплашу

Җаваплашып тору Әле, хәзерге вакытта җаваплашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә