ҖАВАПЛА’У ф. сир. Җавап кайтару, куелган сорауга карата җавап бирү. – Ник алай дидең әле, күрше? – диде ул, хәзрәтнең соравын сорау белән җаваплап. М.Хәсәнов. – Сиңа ни булды, күрше? Аралбай, аңа җаваплаудан алда тешләрен кысып, --- әкрен генә ыңгырашып куйды. Мирас. Ярулла егеткә күтәрелеп карамады, җавапламады. Камчыны да үрмәде. Казан утлары Җаваплап тору 1) Әле, хәзерге вакытта җаваплау. Ярулла җаваплап тормады. Үрелеп, әнисенең башына ябынган иске шәленнән сыйпады да ишегалды кебек җиргә узды. Казан утлары. Әхмәй аңа җаваплап тормады: – Әле кайсыгыз җырлады? – дип, өтәләнеп сорады. Мирас 2) Әле берсенә, әле икенчесенә бертуктаусыз җаваплау |