ҖАВАПЛАНУ ф. иск. Сорауга туры китереп җавап бирү. --- ул [Тукай] тагы шул үзенең: «Менә кеше сүзе белән, кешегә ияреп йөрсәң, шулай була ул, әйттем мин сезгә», – дигән сүзе белән җавапланды да, артык игътибар итмәде. Ф.Әмирхан. [Гөлсем:] «Юк, вакытлы гына киләмен, эшем генә бар», – дип җавапланды да, сүз киселде. Г.Исхакый. Берәү берәүне сыйлаганда, кунак берәр сирәк нигъмәт хакында «моны каян алдыгыз» дип төпченә башлаганда, алган урынын әйтәсе килмәгәндә, «Алла биргән» дип җавапланалар. Н.Исәнбәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә