ҖАВАП и. гар. 1) Бирелгән сорауга, мөрәҗәгатькә раслау яки инкярлау тәртибендә кайтарып әйтелгән сүз. Крестьянның бу соравына Сөләйман җавапны тиз таба алмады. К.Тинчурин. Юк, син сорауга җавап бир: ни өчен син уенда түгел? М.Мәһдиев. Әтинең җавабы әзер булган, ахры, ул моны шундук әйтеп ташлады. Р.Мөхәммәдиев 2) Дәрестә куелган бирем буенча укучының укытучы һәм сыйныф алдында сөйләве. Хәзрәт, шәкертләрнең җавабын ишеткәч, өстәлдәге китапларның берсен алды... М.Гафури. Әркәшә әнә шул дәрестә танылды. Ул бер-ике сорауга дөрес җавап бирә алды. М.Мәһдиев. Укытучылар күреп калса, икенче көнне бөтен фәннәрдән сорап үзәгеңә үтәчәкләр, җавабыңны аз гына ялгышсаң да: «Уку кайгысы качкан шул инде синнән ---», – дип, бөтен класс алдында көлкегә калдырачаклар. М.Маликова // Дәрес барышында укытучының укучылар биргән сорауларга аңлатмасы. Ни турында гына сорамасыннар ---, Юныс беркайчан да аларның сорауларына кул селтәми, барысына да төпле җавап бирә, җавапларым балаларга аңлаешлы булсын дип тырыша. Г.Шәрипова 3) Эндәшү сүзенә, эндәшкәнгә кайтарып әйтелгән сүз, җөмлә, аваз, ишарәт. Җавабында аваз: «Син рәнҗемә, – ди, – Минем исмем – ачы, карт тәҗрибә», – ди. Г.Тукай. Сорауны ишеткәнен белгертеп, карап алса да, берни эндәшмәде, җавап кайтармады егет. Р.Мөхәммәдиев. Берничә ишеккә кагып карасам да, җавап бирүче булмады. Казан утлары 4) Әңгәмә барышында сөйләнгән мәсьәләгә карата үзеңнең фикереңне, мөнәсәбәтеңне белдереп әйтелгән сүз. Шакир бу сүзнең җавабында төртелеп калды: аның башына берьюлы бер-берсеннән ачырак сүзле әллә ничә җавап килеп тулды. Ф.Әмирхан. Сөләйман бу сүзгә тиешле җавап таба алмыйча һәм шул ук вакытта эчендәге шатлыгын да яшерә алмыйча, ашыгып, кабаланып: – Мөхәммәтша агай үзе шулай дип әйтеп калдырдымыни? – дип ычкындырды. К.Тинчурин. Мондый сорау һәр заманда һәрбер язучыда туа. Әмма җавабын һәркем үзенчәрәк табарга тырыша. Ә.Еники 5) Нинди дә булса сорау яки үтенечкә карата ризалык бирү-бирмәүне белдергән чара, эш-гамәл. Тиз генә җавап бирерлек сорау түгел иде бу... Арслан әтисенең хәзер аңардан үзенең тормыш мәгънәсен хәл итә торган җавап көтеп торуын аңлады. Г.Ахунов. Дәшмәде Гыйлемхан. Ә хуҗа кешенең үз туксаны туксан, җавапка мохтаҗ түгел иде ул. Р.Мөхәммәдиев. Егет, әнисенең бу гозерләренә җавап итеп, авылда торып калды. Казан утлары 6) Табышмакның, математик мәсьәләнең чишелеш нәтиҗәсе. Түтәлдә нинди ике нота үсә? Җавап: фа-соль. Табышмак. Дүрт кодагый берсен-берсе куалый. Җавабы: әвернә. Табышмак. Укучылар бер мисалның җавабы дөрес булмавын әйтәләр. Ә.Хуҗиәхмәтов 7) Хатка каршы язылган хат, язу. «--- мин сезгә Петроград адресыңыз берлә дә, мондагы адресларыңыз берлә дә берәр хат язган идем. Җавабы да булмады, хаты да кире кайтмады», – диде. Г.Исхакый. Әйтик, бүген телеграмма яздым, ә берсекөн дигәндә, җавабы килде. Х.Туфан. [Идрис] Иң әүвәл --- чираттагы санга ике мәкаләне редакцияләде, берничә хатка җавап язды. А.Гыйләҗев 8) Ярышып, кара-каршы җырлап, әйтешеп бирелгән җаваплашу сүзе, тапкыр сүзләр. Атна кич иде. Мәдрәсәдә ыгы-зыгы купты… Китте ике арада сораулар белән җаваплар чәкештерү. Ә.Фәйзи. Элек, кызлар аулак өй уздырганда, егетләр ишеккә килеп сорыйлар икән: «Ач!» Өй эченнән кызларның әзер җавабы ишетелә: «Ач булсаң, туеп кил!..» Х.Мәхмүтов 9) Кылган, башкарылган эшләргә карата белдерелгән мөнәсәбәт. Мәскәүнең исә менә шундый яхшылыкларга «җавабы» алдында Айдар алдашуы сабыйлык шуклыгы кебек кенә булып кала. М.Гайнетдинов. Без һәр кешене, фикер аерымлыгына карап, илдән куа башласак... Андыйларга иң көчле удар – массаларның җавабы. Ф.Сафин. Карательләр җавабы турында тарих дәшмәсә дә, аңлашыла: «падишаһ» Идел аръягына куылгач, «иңнәренә канат үскән» карательләр, әлбәттә, фетнәчеләр шартын кабул итми. В.Имамов 10) Кайтаваз. [Мәктәп] Шаулап көлсәң, яңгырап җавап бирә, Үз иткәнгә күрә баласын. М.Җәлил 11) Сорау алу, допрос. [Хәзрәт:] Җәмәгать, бу эш бүген генә тәмам булмас. Иртәгә шаһитлардан берәм-берәм җавап алырбыз. М.Гафури. Хәзергә җавапка Җиһанша бабай чакырылды. Г.Ибраһимов. Тикшерүче аның һәр җавабын гаять бөтеркәле готик хәрефләр белән, бер дә ашыкмыйча гына язып алды. Ш.Маннур 12) Гаеп гамәлләр, кылган җинаять өчен бирелгән җәза. --- язарга, иллә мәгәр, бары үземә кагылганны – минеке, мин беләм, җавабын да үзем бирәм. Ә.Еники. Кем булса да, кызганма, башын чап та өз, җавапка үзем барырмын, дип гайрәт орды. Г.Ибраһимов 13) Берәр төрле тәэсиргә, йогынтыга мөнәсәбәтле рәвештә организмда барлыкка килгән халәт, реакция. Дарвиннан соң кайбер галимнәр (Кеннон, Барт, Линдслей) «эмоцияләр психик механизмының төрле предметларга, күренешләргә җавабы» дигән концепцияне күтәреп чыгалар. К.Гыйззәтов 14) сир. Җаваплылык, җаваплы булу хисе. Сәфәрнең бөтен җавабы минем өстә, юлдашка җил дә, яңгыр да булмаячак. Г.Ибраһимов. Монда мине бригадир итеп калдырганнар икән, димәк, моның җавабы миңа да төшә. С.Сабиров ◊ Җавап бирерлек Лаек, тиң, үзенә иш булырлык. --- ул үзе дә язмыштан зурны – Галиябану белән Хәлил, Йосыф – Зөләйха мәхәббәте кебек олы, изге, --- үзенә шундый бөек дәрәҗәдәге хис белән җавап бирерлек пар эзли иде. М.Маликова. Җавапка күршегә (кесәгә) кермәү Җавапка аптырамау, тапкыр телле булу. Гөлниса белән сөйләшкәндә, «ык-мык» килеп торса да, Хөсисә кайткач, тракторчы егетнең теле яхшы ук ачылып китте, җавапка күршегә кермәде. Ф.Хөсни. Ул инде җавап өчен кесәгә кереп тормас, үз җавабын үзе табар. Мирас. Җавапка тартылу Гаеп эш, җинаять өчен җәзага тартылу, хөкем алдына басу. Рәис боларга шаһитлыкның бурычларын, хакларын төшендерде. Тик дөресне генә сөйләргә тиешлекләрен, юкса, җавапка тартылачакларын аңлата барды. Г.Ибраһимов ◊ Җавап бирү 1) Туры килү, үтенечне, таләпне, ихтыяҗны канәгатьләндерү. Әсәр бик түбән сыйфатлы һәм чорга җавап бирми. М.Җәлил; 2) Нинди дә булса эш-хәлнең үтәлеше өчен җаваплылык алу, җаваплы булу. Атлар өчен, бабай, син җавап бирәсең. Р.Ишморат. Урталай бүленеп, миңа юл бирделәр. Ишетеп калдым: «Әнә җитәкчеләре. И Ходаем, бу җавап бирә бит инде аңа». М.Мәһдиев; 3) Гаебе өчен тиешле җәза алу, түләү. Җавап бирер көнең җитте, сасы көзән! К.Нәҗми. – Әгәр дә боларның берсен генә качырсаң да, үз башың белән җавап бирерсең! – дип, тарантаска утырып та киттеләр. К.Тинчурин; 4) Үзенә карата күрсәтелгән мөнәсәбәткә, эшләргә туры килерлек гамәлләр кылу. Аны Советлар чынбарлыгы туганнарча, дусларча үз эченә алып, аңа шундый зур ышаныч күрсәтүгә Сөләйман эше белән җавап бирергә уйлады. К.Тинчурин; 5) дини Шәригатькә туры килмәгән гамәлләр өчен Аллаһ алдында җаваплы булу. [Нурый карт:] – Алда кыямәт бар, Алла каршында җавап бирәсе бар бит, – дип өстәде. Г.Ибраһимов. Җавапка тарту юр. Нинди дә булса җинаять эшендә гаепләп судка бирү, хөкем итү. Ул дүрт тәүлек эчендә кайнады. Илле дүрт кешене җавапка тартты. Г.Ибраһимов. Мәсьәләнең җитдилеген аңламаган кеше белән уртак эшкә тотынмавың артык шул, армиядә мондый гамьсез кешеләрне җавапка тарттырган булырлар иде. М.Юныс. Җавапка тартылу юр. Кем дә булса, җинаятьчел гамәле өчен җәзага дучар булу, хөкем алдына басу. Рәис боларга җаваплылыкның бурычларын, хакларын төшендерде. Тик дөресен генә сөйләргә тиешлекләрен, юкса җавапка тартылачакларын аңлата барды. Г.Ибраһимов. Җавап тоту к. җавап бирү (3 мәгъ.). Ул [укытучы] бит баланы гына түгел, шул баланың әти-әнисен дә тәрбияләүче. Барысы өчен дә ул җавап тота. Сөембикә |