ҖАВАБӘН рәв. гар. иск. Җавап итеп, җавап йөзеннән. Әбү Әюб, бу тәслия бәетләрен алганнан соң, дустына җавабән ошбу кыйтганы язды. К.Насыйри. Моңар җавабән Шәмсетдин абзый бары: – Син, Маһруй, бернәрсә белмисең; аңламыйсың син аның ләззәтен... Г.Гобәйдуллин |