ЖЮРИ и. фр. 1) Төрле характердагы ярыш-конкурсларда, уеннарда җиңүчене билгеләүче һәм аңа урын, бүләк бирү мәсьәләсен хәл итүче белгечләр төркеме. Көн кадагына сугарлык фикерең, темаң бар икән, шуны сәнгать әсәре дәрәҗәсендә үзең үк яза алгансың икән, шуны укып, үзеңне нәфис сүз осталыгында сынап карыйсың, иптәшләреңә, жюригә уңай тәэсир ясарыңа ышанасың икән, рәхим ит, мен сәхнәгә. И.Низамов

2) Англиядә һәм Франциядә судта катнашкан присяжныйлар

3) иск. Спорт ярышларында судья. Байтак очракта жюригә төп үзенчәлекләрне, ярыш кагыйдәләрен, бигрәк тә татарча көрәш кагыйдәләрен белеп җиткермәгән иптәшләр билгеләнә. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә