ЖУЫЛДА’У ф. к. жулау (1, 2 мәгъ.). [Ильяс] Рәгыйдә хатирәсен саклаган карт өянке жуылдаганны күңел тулганчы тыңлап, озак, озак басып һәм утырып торды. Ә.Баянов. Болындагы түмгәкләр дә, колак төбендә жуылдаган җил дә, бизәксез канатлы вак күбәләкләр дә – һаман да шул, тик имән генә олыгайган иде. Н.Гыйматдинова. Эчпошыргыч көйгә җил жуылдый, манараны тирбәтә иде. М.Галиев

Жуылдап алу к. жулап алу

Жуылдап китү к. жулап китү. Аның [Вәлинең] эчләре [шөбһәле фикердән] жуылдап китте. Р.Гали

Жуылдап кую к. жулап кую. Ак өй ишеген, нигәдер, каушый-каушый ачса, табиб һәм шәфкать туташының хәрәкәтсез басып торуыннан тагын эчтә ниндидер салкынлык жуылдап куйды. Ә.Баян

Жуылдап тору к. жулап тору. --- күперләр, юл кырыендагы кечкенә өйләр, сарайлар, поезд артыннан байтак вакытка кадәр тынычлана алмыйча гүләп, жуылдап торалар. Г.Бәширов

Жуылдый башлау Жуылдарга тотыну

Жуылдый бирү Жуылдавын дәвам итү, һаман да жуылдау

Жуылдый төшү Бераз жуылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә