ЖУРНАЛИСТЛЫК и. 1) к. журналистика (1 мәгъ.). [Г.Камал] үзенең тормышын бөтенләе белән журналистлыкка бәйләде. З.Бәшири

2) Бу эшчәнлеккә бәйле сыйфатлар. А.Тәхәвиевнең һәм журналистлык, һәм оештыручанлык сәләте биредә бөтен тулылыгы белән ачылды. Р.Әмирхан. Ниндидер бер көч Матушкинның теленнән тарта иде. Нинди көч икәнлеге мәгълүм инде – журналистлык шаукымы. Ә.Мушинский

3) Журналист эше, шөгыле. Чыгышларында галим һәм укытучының тәрҗемәи хәленә, журналистлык һәм әдәбият белгечлеге буенча эшчәнлегенә караган яңа мәгълүмат-фактлар хәбәр иттеләр. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә